Түбән Кама балалар йорты тулысынча үзизоляциягә ябылды

 Түбән Кама балалар йорты тулысынча үзизоляциягә ябылды, аннан чыгып йөрү катгый рәвештә тыела. Баллаар йортында тәрбияләнүчеләр белән бергә тәрбиячеләр, табиблар һәм хезмәт күрсәтүче персонал яшәячәк. Бу турыда «НТР 24» хәбәр итә.

Өлкәннәр ерым корпуста яшәчәк. «Түбән Кама балалар йорты» ДБУ директоры Юлия Кривенцова сөйләвенчә, өлкәннәр һәм тәрбияләнүчеләр сәламәтлеген даими күзәтеп торалар.

«Оешмада барлык куркынычсызлык чаралар кабул ителгән. Көнгә өч тапкыр хезмәткәрләрнең һәм балаларның температурасын үлчиләр. Дезинфекция чаралары үткәрелә», — дип сөйләде балалар йорты җитәкчесе.

Түбән Камада «Балкыш» социаль приюты да үзизоляция режимына күчте. Татарстанда барлыгы 45 оешма 27 апрельгә кадәр яңа режимга этап буенча күчеп бетәчәк.


Фикер өстәү