Түбән Камада 20дән артык кешене талпан тешләгән

Түбән Кама Үзәк район хастаханәсендә искәртүләренчә, районда талпан кадалуның 21 очрагы теркәлгән. Бу хакта «НТР 24» телеканалы хәбәр итә.

Табиблар искәрткәнчә, урман бете кадалган очракта кичекмәстән травматология пунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Биредә пациентларга тиешле медицина ярдәме күрсәтәчәкләр, шул исәптән, ихтыяҗ булган очракта, иммуноглобулин кадаячаклар.

Белгечләр шулай ук Түбән Кама районында яшәүчеләрне табигатькә чыкканда, шулай ук урманга барганда саклык чараларын күрергә чакыра. Өскә тәнне кысып торучы кием кияргә кирәк, баш киемен дә онытырга ярамый.


Фикер өстәү