Гүзәл ТӨХВӘТОВА: «Тукай үзәген булдырырга кирәк»

Тукай белән кызыксыну аның туган көнендә генә барлыкка киләме? Ни өчен Тукай премия­се кандидатлары тирәсендә ел саен бәхәс чыга? Олуг шагыйребезне популяр­лаштыру өчен тагын ниләр эшләп була? Болар хакында Габдулла Тукайның әдәби музее җитәкчесе Гүзәл Төхвәтова белән сөйләштек.

:: Еш кына, Тукайны елына бер тапкыр гына искә алабыз, дигән фикерне ишетергә туры килә. Сез аның белән килешәсезме?

– Мин, Тукай бүген татар халкының бер символына әверелде, дияр идем. Дөрес, төрле чорларда шагыйрьгә караш төрлечә булган. Ләкин, сәясәт яки вазгыять нинди генә булса да, Тукай һәр чорда да
халыктан ерагаймаган. Безнең музейда Мөхәммәт Садри китаплары бар. Аның берсенең тышлыгына «Без сугыш кырына Тукай китабы белән кердек» дип язылган. Болар барысы да Тукайга мәхәббәтне күрсәтә. Бүген, әйткәнемчә, Тукай – символ. Аңа төрле  яшьтәге, төрле җирләрдә яшәүче, төрле һөнәр ияләре тартыла. Мин моны музейга килүчеләрдән чыгып әйтәм.  Әле эшли башлаган гына еллар, Австралия татарларын каршы алдык. Алар Тукай ядкәрләрен дулкынланып, күз яшьләре белән карап йөрде. Чит илдән кунаклар күп килә, алар барысы да Тукай турында, аз гына булса да, хәбәрдар. Ул башка милләт вәкилләренә дә таныш. Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән укучылар, мәсәлән, аның шигырьләрен сөйли. Дөрес, күбесе шагыйрьне Шүрәле аша белә… Тукай иҗаты шулкадәр киңкырлы, аның аша авыл тормышы, милли мәгарифе, шәһәр мәдәнияте һәм башка өлкәләр белән дә таныштыра алабыз.

:: Һәр елны, Тукай премиясенә кандидатлар игълан ителгәч, бәхәс чыкмыйча калмый. Ни өчен без Тукай премиясенә зур игътибар бирәбез? Кандидатларга шик белән карауның сәбәбе, сезнеңчә, нидә?

– Минем ике якка игътибар бирәсем килә. Беренчедән, Тукай премиясен тапшыру алдыннан бәхәс чыгу халыкның бу бүләкне үзенеке итеп каравыннан киләдер, дип уйлыйм. Халык аны бөтен дәүләт бүләкләре арасыннан иң олысы дип саный. Бу, бер караганда, шатландыра. Икенче яктан, быелгы фикер алышулар борчуга да салды. Чөнки ул бәхәсләрдә иҗат кына каралмыйча, тырнак астындагы кер, шәхси мәсьәләләр дә калкып чыкты. Миңа калса, иң беренче чиратта иҗат тикшерелергә тиеш. Расланмаган фактларны тәкъдим итү дә булды. Бу җәһәттән кандидатларның берсе – галим Зөфәр Рәмиев турында фикер әйтәсем килә. Минемчә, Тукай энцик­лопедиясен эшләп чыгару бик зур көч сорый. Беренче булгач, әлбәттә, тәҗрибә дә җитеп бетмидер,  Зөфәр абый үзе дә, без өйрәндек, тәҗрибә тупладык, Лермонтов энциклопедиясен үзебезгә үрнәк итеп алдык, дип әйтә бит. Тукай тәхәллүсләре турындагы бәхәстә дә нигезсез урыннар җитәрлек. Алайса, ниш­ләп төрле галимнәр фәнни эшләрендә Тукай тәхәллүсе турында сүз чыкканда чыганак итеп Зөфәр абый хезмәтен күрсәтә? Ул аларның барысын да бер җиргә туплап биргән. Әлбәттә, академик басма әзерләгәндә барлык басмалар файдаланыла. Башкача мөмкин дә түгел. Тукай иҗаты бик бай ул, Тукай фәненең дә 100 еллык тарихы бар. Аның һәрберсен өйрәнергә, күтәрергә кирәк. Моны бердәм булганда, бер-беребезнең хезмәтләренә таянып өйрәнгәндә генә башкарып чыга алабыз.

Шул ук вакытта, ниһаять, Тукай фәненә, бәхәсле яктан булса да, игътибар барлыкка килде. Димәк, Тукай­ны тагын да тирәнрәк өйрәнергә кирәк. Бәлки, Тукай үзәге дә оештырырга вакыт җиткәндер. Тукай иҗаты белән генә шөгыльләнүче галимнәрне туплап, аларга өстәмә мөмкинлекләр бирү турында заманында Туфан Миңнуллин да әйткән иде. Мәсәлән, Тукай музеенда бик күп материаллар бар, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында күпме! Бәлки, музейны киңәйтү мөмкинлеге бардыр. Чөнки музей ул – галимнәр белән шушы өлкәгә игътибарлы булган кешеләр арасында торучы күпер. Ул күпер ныгыса, сез әйткән
Тукай ерагая бара дигән фикер дә актуальлеген югалтыр иде. Музейда Тукай үзәге дигән зал бар. Аннан кешенең өзелгәне юк иде. Чөнки бер җирдә Тукай иҗаты, аңа багышланган күпме китап тупланган.

:: Тукай бәйрәмен интернетта гына билгеләп үтүне ничек кабул итәсез?

– Безнең, кызганыч, сайлау мөмкинлегебез юк. Шигъ­рият бәйрәмнәрендә катнашасыбыз, күргәз­мәләр ачасыбыз килсә дә, бу  мөмкин түгел. Моны аңларга һәм өйдә калырга кирәк. Интернетның уңай яклары да күп бит аның. Мәсәлән, татар, рус һәм инглиз телләрендә аудиоэкскурсияләр тәкъдим иттек. Алар музейның социаль челтәрдәге сәхифәләрендә тупланып бара,  теләгән кеше үзенең җиһазына да күчерә ала. Бу язмаларны бик күп кеше тыңлады. Киләчәктә исә алар ярдәмендә музей белән экскурсоводсыз да танышып була. Без тагын бик күп алымнар эшлибез, эзләнәбез. Шәһәр белән шәһәрне, ил белән илне якынайтырга тырышабыз. Тукай юлыбыз­да маяк булып балкып тора.

Гөлинә Гыймадова

 

 


Фикер өстәү