Бәдри абзый нинди кеше булган?

Ләйлә Мөхәммәтшина Тукайның туган авылы Кушлавычта музей-йорт ачылганнан бирле директор булып эшли. Яңартылган музейның 1996 елда ачылганын әйтсәк, Ләйләнең чирек гасыр гомере шунда узган булып чыга. Ул – музей ишеген ачып-ябып йөрүче генә түгел, ә Тукай шәхесен иҗади өйрәнеп, яңадан-яңа мәгълүматлар туплап халыкка җиткерүче.

Бер көнне Ләйлә интернетка Бәдретдин Хисаметдиновның һәм аның улы Камалетдинның гаиләләре белән төшкән фотосурәтен куйган иде. Рәсем астына кыскача язма да урнаштырган. Тукай язмышында шактый ук роль уйнаган әлеге ике шәхес турында 1987 елны «Түгәрәк уен» журналында кечкенә генә бер язма чыккан булган, авторы – филология фәннәре докторы, профессор Марсель Әхмәтҗанов.

Дөресен әйткәндә, Тукай даирәсе, шагыйрьнең туганнары турында язмалар бездә сирәк күренә. Шагыйрьнең тормыш юлына кагылышлы истәлекләр китап булып чыккалады үзе, әмма ул китапларны күпме генә кеше укый икән?! Мәгълүмат таратуда исә газета-журналларның өлеше бик зур.

Шуны уйлап куйдым, мәсәлән, Бәдретдин Хисаметдиновның бәләкәй Апушны алып китәргә Кырлайга килгән «Бәдри абзый» икәнен белүчеләр шактыйдыр, ә менә аның рәсемен күргән кеше, ай-һай, бар микән?! Мин Тукай белән якыннан кызыксынучы каләм ияләрен, галим-голәмәне исәпкә алмыйм инде. Оят булса да, әйтим, үземне шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән шактый ук таныш кешегә санап йөрсәм дә, әлеге рәсемнәрне күргәнем юк иде әле. Шуңа күрә Ләйлә сеңелгә рәхмәт укый-укый уйланып, хәтер яңартып утырдым.

Тукайның ятимлектә, ачлы-туклы узган балачагы турында сүз чыккан саен: «Аның туганнары булган бит, нигә үзләренә алмадылар икән, нигә кулдан-кулга йөрүенә юл куйганнар?» – диючеләр очрый иде. Тукайның чыбык очы дигәндәй туганы булганга, мондый сүзләрне ишетү миңа җиңел түгел иде, үземне дә күпмедер дәрәҗәдә гаепле сиздем. Бу хакта әнигә дә әйткәләдем. (Аның әтисе Габдрахман мулла белән Тукай – туганнан туганнар.) Әни баштарак: «Заманасы шундый булган инде, улым, бөтен кеше авырлыкта яшәгән», – дип «котыла» килсә, бер көнне Апушның Җаекка китүендә һәм мул тормышлы гаиләгә эләгүендә әбисе Бибифаизәнең өлеше дә зур булганын әйтте. Җаектагы Галиәсгар Госмановның хатыны Газизә белән Бибифаизә – бертуганнар. Габдулла тома ятим калгач, Газизәгә нәкъ менә Бибифаизә әби хат җибәргән, Габдулланы үзегезгә алдыра алмассыз микән, җаен китереп, иреңә әйт әле, дигән. Әни: «Шулай, улым, Галиәсгар Госманов безгә ерак җизни тиешле дә әле ул, нәселебез Тукайны чит итмәгән бит», – дип аклангандай иткән иде. Мин боларны аклану өчен түгел, ә Тукайга бәйләнешле бер генә вакыйга да, кечкенә генә бер истәлек тә татар күзеннән читтә калырга тиеш түгел дип уйлап язам.

Апушны алырга Кырлайга нәкъ менә Бәдретдин абзыйның килүе дә очраклы түгелдер. Аның Тукайның ерак туганы булуы турында ишеткәнем бар. Ишетү – бер нәрсә, ә менә нинди дә булса рәсми документның күземә чалынганы юк. Дөрес, 1910 елны Җаекта яшәүче Камалетдинга, ягъни Бәдретдин абзыйның улына язган хатында Тукай «…Борадәр (туган) Камалетдин әфәнде!» дип куйган. Әмма бу хат та туганлыкны раслаучы документ була алмый әле. Димәк, безләргә эзләнәсе дә эзләнәсе.

Ни генә булмасын, Хисаметдиновлар гомер юлының шактый өлешен Тукай белән бергә атлаганнар. Бәдри абзый 1894 елның көзендә Кырлайга килеп, Сәгъди абзыйны закон белән куркытып, Апушны алып китә, зурдан кубып әзерләп, матур киемнәр кидертеп, Җаекка озата. 1898 елны гаиләсе белән үзе дә Җаекка күчә.

Башта балта остасы булып, аннан сәүдә эшенә кереп китеп көн күрә. Ә улы Камалетдин Галиәсгар абзыйларга еш килеп йөри. Алар Тукай белән бер мәдрәсәдә укыйлар. Тукайдан 4 яшькә олы Камалетдин да сәүдәгә кереп китә. Әмма булачак ша­гыйрь белән аралары өзелми. 2010 елны Уральскига баргач, андагы татарлар миңа Камалетдинның Тукайны казах даласына кымыз эчәргә алып чыгуы турында сөйләгәннәр иде. Хәтта аларның эзеннән сәфәр оештырырга вәгъдә дә биргәннәр иде. Вакыт тарлыкны сәбәп итеп юлга чыкмадык. Бүген дә үкенәм үзе,  Ходай насыйп итсә, казах далаларын бер урарбыз әле, дип күңелне тынычландырам.

Хисаметдиновлар Кыргызстанга күчеп киткәч, гомер юллары аерылгандай була, әлбәттә. Әмма алар хәбәрләшеп торудан туктамый. Тукай белән Камалетдинның хат алышуларын әйттем инде. Ул хатларны һәм фотоларны Бәдри абзыйның төпчек кызы Зарифа үзендә саклаган була һәм 1980 елларда Казанга юллый.

Хисаметдиновлар нәселеннән бүген исән кемнәрдер бардыр да әле. Берәрсе табылып безгә хәбәр салса, бу чын могҗиза булыр иде.

P.S. Тукайның Кушлавычтагы музей-йорты Бәдри абзый хатыны Гайшәнең әтисе Садыйк нигезендә урнашкан. Бусы да бер мог­җиза кебек тоела.

Риман Гыйлемханов

 


Фикер өстәү