Имбирдән ни файда?

Хәзер аны кайбер кибетләрдә алтын бәһасенә сатып җибәрергә дә күп сорап тормыйлар. Ә Кавказда имбирне, чыннан да, әҗәл даруы урынына күрәләр.

– Чынында имбирнең шуның кадәр зур бәяне һәм ышанычны аклардай бернинди дә үзенчәлеге юк, – ди Франциянең Ницца шәһәрендә табиб-диетолог булып эшләүче Наилә Булат кызы. – Популяр бер блогер, хәтта коронавирустан да дәвалый ул, дип күкләргә чөеп мактаган да шуннан киткән… Әмма дөрес фикер түгел бу! Имбирнең төп үзенчәлеге – ашкайнатуга ярдәм итә. Йөткергәндә файдалы – лимон һәм бал белән бергә кулланганда, тамакны йомшарта. Әмма безнең юкә, шалфей, тимьян кебек үләннәр төнәтмәсенең аннан ким җире юк.


Фикер өстәү