Россиядә бизнестан чикләүләрне этаплап алу буенча тәкъдимнәр әзерләячәкләр

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Россия компанияләре һәм шәхси эшкуарлар эшчәнлегенә кертелгән чикләүләрне этаплап гамәлдән чыгару буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә бирде. Россия Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән документта шул хакта сүз бара.

Эпидемиологик вазгыять һәм коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча киңәшләрне исәпкә алып, РФ Хезмәт һәм социаль яклау, Икътисади үсеш, Сәламәтлек саклау министрлыклары һәм Роспотребнадзор тиешле тәкъдимнәр әзерләргә тиеш. Йөкләмәне үтәү вакыты – быелның 30 апреле.

Моннан тыш, Роспотребнадзорга яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу шартларында эшчәнлекне дәвам итүгә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен эшкуарлар белән бердәм платформада хезмәттәшлекне оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушылган. Йөкләмәне үтәү вакыты – 27 апрель.

Федераль министрлык һәм ведомстволарга йөкләмәләр ил территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча РФ Хөкүмәте каршындагы Координация советы президиумының 24 апрельдә узган чираттагы утырышы нәтиҗәләре буенча бирелгән.


Фикер өстәү