Марат Кәбиров: «Ликбез, яки җанисәп турында авыл әкияте»

Әле авылда ятам. Казанның аерым даирәләрендә җанисәп дип пыр тузышкач, аның белән бөтен кеше дә кызыксынадыр, барысы да бөтенесен  беләдер, артык сүз әйтү кирәкмидер кебек тоела. Алай ук түгел икән. Халыксанын алуның ни икәнен аңламаучылар да җитәрлек. Күпләре кызыксынмый, кызыксынганнары – кирәксенми… Кайберәүләр: «изм»нар, «истика»ларкушып язасыз да бернәрсә аңлый алмыйм», – ди. Шуңа бухакта гади генә итеп сөйләсәң, зыян булмас дип уйладым. Әгәр сез барысын да беләсез икән, бу язманы укыптормаска да мөмкин.

 

Чүт кенә тарих

Дөньядагы беренче җанисәпнең Алтын Урда  дәүләтендә барлыкка килгәне билгеле. Алар моны даими рәвештә алып барганнар: гаскәр туплау, ясак түләтү, ризыкхәстәрләү, сәүдә итү ише эшләр өчен бик әһәмиятле
булган.

Россиядә беренче тапкыр җиренә җиткереп халык саныналу 1897 елда Петр Петрович Семенов-Тянь-Шанский җитәкчелегендә булган дип санала. Аңа хәтле дә кешеисәпсез булмаган инде. Чутлап торганнар. Тик аларыСабантуй алдыннан сарык санаган шикелле генә уздырылган: кайчансугышка ярарлык ирләрне исәпләгәндә, кайчаксалымга бәйле рәвештә…

Ә 1897 елда халык исәбен алу бөтен Россия буенча, империянең социаль-демографик хәлен күзаллау максатында, фәнни һәм статистик чара буларак уздырыла.

Алай тиз генә башланмый әле ул. 1853 елда Брюссельдә бөтен дөнья галимнәре халыкара статистика конгрессынаҗыела. Пыр тузышып фикер алышалар да: «Ничексанарга халыкны, нинди үзенчәлекләрен исәпкә алырга, нинди сораулар бирергә?» – дип талашып арыгач, уртакфикергә килә алмыйча таралышалар. 1872 елда гына берфикергә киләләр һәм халык санын алуның уртаккагыйдәләрен булдыралар.

Россиядә 1885 елда «Русия империясе халкын гомумиисәпкә алу турындагы нигезләмә» кабул ителә.  Андатүбәндәге мәгълүматлар булырга тиешлеге күрсәтелә: тулы исеме, җенесе һәм яше, физик мөмкинлеге, гаилә башлыгы кем, никахта торамы, нинди катлауга керә, кайда туган, кайда язылган һәм кайда яши, дин тоту, укый-яза белүе һәм туган теле һ.б.

Шушы эшне бер тәүлек эчендә башкарып чыгалар. Әмма тәртипкә китерү 1905 елга кадәр сузыла. Бөтен империядә 125,6 млн кеше барлыгы билгеле була. Мәгълүматлар 119 томга җыела.

Икенче җанисәп 1920 елга туры килә. Илдә Гражданнарсугышы бетмәгән чак булгач, аны тулысынча ерып чыгаалмыйлар инде. Бер авылга кереп, ничә кеше яшәгәнен санап китәсең, ә артыңнан бер гаскәр керә дә теге авылныюк итә…

Яңарак кына төзелгән СССРның Үзәк статистика идарәсе моңа ышанмый, 1926 елда үз исәбен үткәрә һәм илдә 100,9 млн кеше яши, шуның 17,2% – шәһәрнекеләр, дигән фикергә килә. 1934 елда да илдәге кешеләрне санапкарыйлар,  168 миллион булып чыга.

Хәтта 1937 елда да уздыралар җанисәпне. Әйе инде, канлы чорда халык санын алу идеясе бары тик Россия биләмәсендә генә туарга мөмкин. Менә сез күз алдынакитерегез: илдә репрессия бара, кешеләрне «халыкдошманы» дип аталар… һәм шул ук вакытта җанисәп уза. СССРда барлыгы 162 млн кеше килеп чыга. Өч ел элеккенә 168 миллион иде бит… Моны белгәч, Сталинның һушы китә: «Таварищ Ежов, гиде астальной 6 миллион?» – дип, тегене Себергә сөрә. 1939 елда тагын санапкарыйлар халыкны. Бу юлы дин турындагы сораунысызып ташлыйлар, чөнки узган җанисәптә 56,7% кешеүзен дини дип күрсәткән. Тик моның нәтиҗәләрен күрергә насыйп булмый, сугыш чыга.

Аннан соң 1959 елда һәм 1970 елда уздырыла. Соңгысы бөтен СССР бәйрәменә әверелә. Бөтен җирдә – плакатлар, лозунглар. Газета-журналлар, радио-телевидение гөрләп тора. Кинолар төшерелә. Агитация бригадаларыконцертлар белән йөри. Лекцияләр, фикер алышуларүткәрелә. Бу СССР халкы үзен бердәм итеп, бер йодрыкитеп тойсын өчен шулай кирәк булгандыр инде. Чөнки зур йодрыкны дөнья җәмәгатьчелегенә күрсәтү рәхәтрәк бит. «Калтырап торыгыз, буржуйлар, менә без никадәр күп!»

Россияне яңартып, матурлап җибәргәч, ике җанисәп узды. 2002 елдагысы Президент Путин чорында иде, 2010 елдагысы – Медведев вакытында.

 

Ни пычагыма кирәк?

Безнең бер күрше бәрәңге алганда ел саен уңышын чиләкләп санап бара иде. «Фәлән хәтле утырткан идем, фәләнчә чыкты. Былтыр биш чиләккә күбрәк иде. Нәрсә җитмәде икән быел?» – дип анализ ясый үзе, киләсе елданичегрәк итәргә дип план кора. Җирне ничегрәк казырга, нинди ашлама сибәргә, колорада коңгызыннан ничеккотылырга

Яки менә «чебешне көзен саныйлар» дигән әйтем бар. Саныйлар да күпмесе исән, нинди авырлыкта икәнен чамалап, нәрсә ашатырга, ничек җил-давыл тидермәскә, кош-корттан сакларга, дип план коралар.

Гади генә әйткәндә, җанисәп тә – шундыйрак нәрсә. Тик монда бәрәңгене дә, чебешне дә түгел, ә кешеләрне саныйлар. Ул халыкның санын, нинди милләтләргә, катлауларга бүленүен билгели, алдагы җанисәп нәтиҗәләре белән чагыштырып, ни өчен артуын, я кимүен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Кешеләр саны күбәя, гомер озынлыгы арта икән, димәк, әйбәт яшибез. Кешенең кайда күпме яшәве дә исәпкә алына – шәһәрдәме, авыл җирендәме? Кайсы төбәкләрдә? Ниндимилләт вәкилләре? Шул рәвешле, яшәү рәвеше турындагомуми бер картина хасил була.

Узган җанисәп, мәсәлән, авыл җирендә кешеләрнең кимүен билгеләде. Бөтенләй кеше яшәми башлаганавыллар саны – 8%, ә яшәүчеләр саны унга да тулмаганнары 22% тәшкил иткән. Авылда йорт төзергә теләүчеләр өчен билгеләнгән аз процентлы ипотекалар, һәртөрле өстенлекләр шушы җанисәп нәтиҗәсе булыргада мөмкин.

Җанисәп, шул рәвешле, дәүләткә дә, чиновникларга да түгел, ә тоташ җәмгыятькә – халыкның үзенә кирәк. Моны автодиагностикага да охшатырга була инде, техосмотрга да. Лев Толстой аны «җәмгыятьнең көзгесе» дип атаган. Аныкы отышлырак бугай, бөтен ил халкы бербулып көзгегә карый да чәчен тарый. Аны кайсы яккатарасаң, әйбәтрәк булачак? Ә бәлки, парикмахерга керепчыгаргадыр? Яки күрше бабайдан пеләшкә кырдырыпташлатырга.  Чәче булса, әлбәттә. Булмаса, парик эзләргә керешә.

Шул рәвешле җәмгыять бүгенге үз халәтен күрә, аныкичәгесе белән чагыштыра, иртәгәгә юлын хәстәрли. Кайсы катлауга игътибарны ныграк юнәлтергә, ниндиөлкәгә акча күбрәк бүләргә? Менә шундыйрак сорауларгаҗавап эзли.

Җәмгыять дип сөйләнә башлагач, безнең ише гади кеше: «Һи, миңа ни пычагыма кирәк ул!» – дип кул селтәргә ярата. Безнең брат үзенең ботын тешләмәгән ата казга бикигътибар итеп бармый бит инде. Теге талый башлагачкына, кая керергә тишек тапмый этләнә. Шуңа күрә, барыгызны берьюлы һәм һәркайсыгызны аерым-аерымкисәтәм: кирәк бу безгә (ни өчен кирәклегенә соңрак тукталырбыз). Һәм анда катнашу илнең һәр кеше өчен мәҗбүри. Дөрес, әлегә андый закон юк, җанисәпне санламады дип кенә сезгә төрмә камерасы тәкъдим итмиләр, штраф та чәпәмиләр, хәтта кырын да карамыйлар. Әмма киләчәктә мәҗбүриләү булыр дипуйлыйм. Чөнки катнашырга теләмәүчеләр күбәйгән саен, исәп алуның мәгънәсе югала. Син дә катнашмыйсың, мин дә баш тартам икән, кемне генә саныйлар соң?!

Ни өчен кирәк? Бөтен ил буйлап кешеләрне санаганвакытта син дә адәм санына керергә тиешсең.

Әйтик менә син, гаилә хуҗасы, малаеңа абзарга чыгып, чебешләрне санап керергә куштың. Ул чыкты, уннысанады. Син район үзәгендәге кибеткә барып, унчебешлек тары алып кайттың. Ә аны чебешләреңә сибәргә дип чыксаң, анда унбиш чебеш йөгереп йөри. Бишесе качып калган. Качып калмаган булсалар, синунбиш чебешлек азык алган булыр идең. Хәзер аларныбәреп үтереп булмый бит инде. Кибеткә дә кире китепбулмый. Сибәсең… Качып калган теге биш чебеш тә ашый шул тарыны. Димәк, башкалар өлешенә керә.

Монда да хәл шундыйрак. Әйтик, сезнең авылда ункеше яши. Ә сез күрше Гыйльметдин белән иң хәйләкәр кеше буларак, җанисәптән качып калдыгыз. Ә үрге очның Купырый Хәкимҗаны хатыны белән баласын да катнаштырмаган. Санаучылар 5 кеше дип язып китте. Бюджет бүлгәндә, бу авылда шулчаклы гына кеше дип, 5 кешелек акча бүлделәр. Ә сез шушы авылда яшисез, сездә файдаланасыз теге 5 кешегә бүленгән акчаны. Аермасын сизәсеңме? Әгәр син җанисәптән качыпкаласың икән, димәк, башкалар өлешенә керәсең.

 

Нинди сораулар булачак?

БДИ түгел бит инде бу, әллә нинди катлау­лы нәрсәләр булмаячак. Алар нигездә җанисәп саен аз гынатөзәтмәләр белән кабатланып килә. Нигездә шушылар: кешенең яше, гаилә хәле, белем дәрәҗәсе, милләте, ниндителләр белүе, яшәү урыны, яшәү шартлары, керемчыганагы, кайда эшләве һ.б.

Монда иң мөһим ике сорау бар. Менә аларга инде дөп-дөрес итеп җавап би­рер­­гә кирәк. Алар икәү: ниндимилләткә каравың һәм нинди телдә аралашуың. Тел мәсьәләсендә быел сорау үзенчәлек­лерәк куелачак. Нинди телләр беләсең һәм аларны нинди өлкәләрдә кулланасың – шул хакта да белешәчәкләр.

Милләтең турындагы сорауга иң дөрес җавап – «татар» дип язу. Тел мәсьәләсе дә шулай. Куллану даирәсе дә шактый гына бит инде – өйдә, урамда, кибетләрдә… Бөтен җирдә дә диярлек инде.

Җанисәп вакыты җитсә, гадәттә, татарны үзара бүленешергә котырта башлыйлар:

Син татар түгел – керәшен бит, нәрсә дуракланыпйөрисең?

Син бит – мишәр! Мишәр ул – крутой халык. Йөрмә монда татар дәрәҗәсенә төшеп.

– Әстерханда нинди татар булсын инде, сез бит – нугайлар!

Болгарлар ич сез! Татар улварварларга тагылаторган исем!

Бу эшкә кайчагында галим-голәмә кушылып китә дә әлеге ахмаклык китап сүзе кебек яңгырый. Аңа сәясәт тирәсендә буталып йөрүчеләр кушыла. Болары чынсәясәтче дә, милләтче дә түгел инде. Сәясәтнең йомышчымалайлары. Шушындый вакытларда гына үзләрен кешеитеп тоеп кала алучы токым. Зур этләр колагын торгызубелән ләңгелдәп өрергә тотынучы көчекләр шикеллерәк.

Шул рәвешле шау-шу туа да теге мес­кеннәр чынлапторып ышанып китә һәм тарткалашырга тотыналар:

Татарлар безне кысалар. Без үпкәләдек, керәшен булып язылабыз.

– Без – татарның каймагы! Чистый туйдык бу сепаратсөте арасында. Мишәр булып язылмасак, толк чыкмас.

– Без – болгарлар! Зәңгәр күзле халык!

Тегеләр, ут өстенә май сибеп, үсендереп тора. Үзләре эчтән генә көләләрдер инде: «Әһә, максатыбызгаирештек. Чукыныгыз менә!» – диләрдер. Күршедә яшәүче туганнарның сугышуын карау кызык бит ул. Хәйран күңелле тамаша. Беренчедән, үзеңдә андый хәл булмавыөчен сөенәсең. Икенчедән, тегеләрнең дураклыгы янындаүзеңне кеше итеп тоя­сың. Өченчедән, шулай талашып-сугышып-үлешеп бетсәләр, милекләре сиңа калыргамөмкин. Ну, милекләре үк булмаса да… барыбер берәр нәрсәсен чәлдерәсең бит инде

Монда бертуган кешеләр генә түгел, ә тоташ милләт эчендә ызгыш бара. Талашсыннар шулай, таркалышып, юкка чыгып бетсеннәр. Бөтенләй үк юкка чыкмасалар да, азаерлар, көчләре кимеп калыр.

Сезнең игътибар иткәнегез бармы, мондый күренешләр һәрвакыт хәлиткеч мизгелдә, татарның бердәмлеге таләп ителгән чорда барлыкка килә. Үзенә күрә милләтне йомшарту, көчсезләндерү механизмы бу. Халык саны алуалдыннан оештырылган низагларның нигезендә дә шушындыйрак максат ята. Шулай таркалалар икән, димәк, «татар» дип язылучылар азрак булачак.

«Халыкның күпсанлы булуы мөһимме инде?» – диминем бер авылдаш. Мөһим! Кара исәп белән генә караганда да күренә ич. Әгәр бу мөһим булмаса, шулкадәр ыгы-зыгы тудырмаслар иде. Әнә  Башкортстанда татарлар яшәгән төбәкләргә килеп тә: «Сез үзегезне татар дип уйлыйсыз. Алай түгел бит. Сезбит – башкортлар. Үзегез белмисез, без генә беләбез», – дип йөрүчеләр бар. Мин аларның хәлен беркадәр аңлыйм да. Респуб­ликага исем биргән халык тиешле санга җитә алмый икән, аңа «өлкә»гә әйләнү куркынычы яный. Россия шартларында бу инде юкка чыгуга тиң. Алар да бер дә юктан яки татарга гыйлем өстәү теләгеннән йөрми. Шул рәвешле, халык саны күрсәткече зур көчкә ия: ултөзи дә, җимерә дә ала.

Авыл абзыена аңлата алганмындыр дип уйлыйм инде. Шулай да тагын бер кабатлыйм. Җанисәп вакытындагыике сорауга дөрес җавап бирергә кирәк: милләт һәм тел турында – үзегез теләгән милләтне күрсәтегез, тик татар икәнегезне онытмагыз.

Лайка, пшел!

Конституциянең 26 нчы статьясында болай дип язылган: «Нинди милләт вәкиле булуын һәркем үзе билгеләргә һәм күрсәтергә хокуклы. Үз милләтен билгеләү һәм күрсәтүдә беркем дә мәҗбүрияткә дучар ителә алмый».

Конституцияне тәфсирләүчеләр шул фикерне аз гынаавыштырып, башка юнәлешкә күчерергә тырышалар. Кем булып язылырга телисең, шул  милләт булып языл, диләр. Янәсе, кеше ирекле бездә, үзен теләсә нинди милләт вәкиле дип күрсәтергә мөмкин. Аларны тыңласаң, шундыйрак күренеш күз алдына килеп баса. Базарда – җимеш прилавкасы. Сатучы карт барысын да чакыра:

– Әфлисуннар, мандариннар, алмалар, хөрмәләр! Кайсын телисең, шунысын сайлап ал, кадерлем. Барысыда сутлы, яңа гына агачтан өзелеп төшкән…

Халык аңын шулай саташтыру нәтиҗәсендә, узганҗанисәптә үз милләтен папуас, марсиян, хоббит, друид  дип  күрсәтүчеләр  дә хәтсез булган. Шаян­лык­тыр индебу, ахмаклык түгелдер.
Ә бик охшап тора.

Конституция – җитди нәрсә, шуңа ул мондыйшаяруларны күз уңында тота алмый инде. Җан иясенең үзенә үзе милләт уйлап чыгаруын яки туган авылын, нәселен милләт итеп күрсәтүе гадәти кешенең башынасыя торган гамәл түгел бит. Аннан соң, милләт улуртактел, мәдәният, этнос, физик чыгыш яки тарихка ия булганкешеләр җәмгыятен билгеләү өчен кулланыла торган сүз. Бер генә кеше милләт була алмый. Ә закон рөхсәт итә…

Конституциядә сүз, минемчә, менә нәрсә турында бара. Кешене үз милләтен бүтән итеп күрсәтүгә беркем дә мәҗбүр итәргә тиеш түгел. Әгәр син татар икән, әйтик, немец дип язылырга сине бер фашист та мәҗбүр итә алмый. Һәм киресенчә, син дә дачаңны арендага алыптүбәтәй тегүче унбиш кытай кешесен «татар» дипязылырга мәҗбүр итә алмыйсың. Кытайлар күп, әлбәттә, барыбызга да җитә. Әмма синең моңа хакың юк. Конституцияне менә шулайрак аңларга кирәктер, диммин. Ә милләтең урынына этеңнең кушаматын язу диптүгел.

Мәсьәләгә хәзер аз гына башка тишектән карыйбыз. Аңлаешлы булсын өчен, барысын да гадиләштерәбез. Җиде миллион татар бар икән, без Россиядә сан буенчаикенче урында дип, һәр өлкәдә күкрәк кагып сөйләшә алабыз. Сәяси өлкәдә дә статусыбыз шундый булаикенче урында. Икътисади мәсьәләләрдә дә. Бүтән төрлерәк әйткәндә, халык саны күрсәткече ул – аның статусы, мөмкинлеге, көче. Шуңа аңлы булыйк!

 

Марат Кәбиров


Фикер өстәү