Онлайн уку: дәреслекләрнең электрон вариантлары да булачак

Татар мәктәпләре өчен татарча электрон платформалар юк. Бучиттән торып укытуда кыенлыклар тудырмыймы? «ВТ» хәбәрчесе Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыбелгечләре һәм укытучылар фикерен белеште.

Туган телне генә түгел, барлык фәннәрне дә татарча укытканмәктәпләр бар. Казанның 2 нче гимназиясе саф татар телендә белембирүче уку йорты булып санала.

– Татар мәктәпләре өчен махсус электрон платформалар юк. Әлбәттә, бу кирәк. Әлеге проблеманы күтәрүчеләр бар. Милли университет кирәк булган кебек, милли мәгарифне тулы канлы итәрөчен, татарча белем бирү платформаларыннан башка булмый. Без моңа кадәр ничек укыткан булсак, хәзер дә шулай дәвам итәбез. Татарча белешмәләр куллануны берәү дә тыймады бит. Укытучылар «зум», «ватсап» һәм башка заманча чаралар ашааңлата, – ди гимназия директоры, Татарстанның халык укытучысыКамәрия Хәмидуллина. – Дистанцион укытуның киләчәге көнкебек ачык. Моңа кадәр гаджетларга каршы көрәшсәк, аларнымәктәптә тыярга тырышсак, бу көннәрдә киресенчә ихтыяҗ артуынкүрәбез. Аны хәзер белем алу чыганагы итеп карыйбыз.

Бөгелмә районының Кодаш мәктәбе директоры ХалисәМөэминова, иң мөһиме, «ватсап» эшләсен, анда урысча да, татарчада аңлатып була, ди.

– Татар авылы булып саналсак та, авылда төрле милләт кешеләреяши. 1990 елларда үзбәк, таҗик, урыс гаиләләре күченеп кайтты. Инде 10 еллап фәннәрне урыс һәм татар телләрендә укытабыз. Кайбер укытучылар күбрәк татарча да аңлата. Читтән кайтучыбалаларны татарчага өйрәтәбез. Татар теле дәресләреннән башка милли платформага әллә ни ихтыяҗ юк. Ләкин булса, бик теләпкулланачакбыз, – ди ул.

«Мәктәпкә йөгереп барыр идек»

Казандагы 27 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбиятыукытучысы Гөлгенә Нурмиева, татар теле дәресләренеңактуальлеге кимемәде, ди. Ул дәресләрен «зум» аша үткәрә.

– Татар теле дәресләренә укучылар теләп керә, тагыночрашабызмы, дип сорыйлар. Дәрес тәмамлангач, рәхмәт әйтепсаубуллашалар. Дәрестә техник төгәлсезлекләр булгалый инде: кайвакыт интернет начар эшли, техник мөмкинлекләр дә бөтенкешедә дә бертөрле түгел. Әмма факультативлар, телефон ашаконсультацияләр дә бар бит, – ди ул. – Берничә сыйныфка иншаяздырган идем, анда да укучылар «йөгереп мәктәпкә барыр идек» дип язалар. Нинди генә заманча техник чара булмасын, ул күзгә-күзкарап җанлы аралашуны алыштыра алмый.

Электрон дәреслекләр булырмы?

Район һәм шәһәр мәктәпләрендәге татар теле һәм әдәбиятыукытучылары бүгенге вазгыятьтә, балтасы суга төшкән кебек, нинди әсбап кулланырга белмичә аптырап калмадымы? Укытучыларга нинди мөмкинлекләр тудырылуын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф идарәсе башлыгыЛилия Әхмәтҗановадан белештек.

– Без читтән торып укулар башланганчы, районнарга чыгып, милли мәктәпләрнең хәлләрен белештек. Бүген күп укытучылар«зум» платформасы аша дәресләрне татар телендә үткәрә. Агымдагы елда барлык фәннәр буенча татар теленә тәрҗемәителгән уку әсбапларын федераль исемлеккә кертү буенча эшбашланды. Моның өчен Татарстан Президенты карары беләнХөкүмәт 21,5 миллион сум акча бүлеп бирде. Киләсе елда 30 дәреслекне тәкъдим итәргә җыенабыз. Бу инде аларның кәгазь генәтүгел, электрон вариантлары да булачак дигән сүз. Татар теле һәмәдәбияты дәреслекләренә килгәндә, федераль исемлеккә 89 дәреслек кертелгән. Бу дәреслекләрнең электрон формаларыТатарстан китап нәшрияты, «Мәгариф. Вакыт» нәшрияты, «Татар балалар нәшрияты» сайтларында һәм министрлык сайтынаурнаштырылган. «Сәлам» дәреслеге сайтын укытучылар теләпкуллана. «Бала», «Татар иле» сайтларында укытучылар һәмукучылар өчен бай материал тупланган. «Ачык мәктәп 20.35» платформасында татар теле һәм әдәбияты буенча дәресэшләнмәләре булдыру өстендә эшлибез.

«Ана теле» онлайн мәктәбенең кулланучылары артмый дипборчыла идек. Апрель аенда гына бу сан 7 меңгә арткан. Барлыгы12 меңнән артык кеше теркәлгән. Һәр нәрсәнеңүз вакыты.

Фикер

Илсур Һадиуллин, Татарстан мәгариф һәм фән министрыныңберенче урынбасары:

Читтән торып укыту көтелмәгәндә килеп чыкты. Россия Мәгарифминистрлыгының рус телендә белем бирә торган 20дән артыкплатформасы бар. Аның кайберләре галимнәр, методистлартарафыннан дистә еллар буе эшләнгән. Ләкин шуңа да карамастан, бүгенге вазгыять аларның җитешсез якларын ачып салды. Йә бөтенукучы берьюлы кергәндә ачылмый, дәресләрдә өзеклекләр килепчыга, йә ул балаларның психик һәм физиологик үзенчәлекләренәтуры килеп бетми. Без татарча платформаның бик кирәк булуынаңлыйбыз. Әмма бүген коронавируска бәйле вазгыятьтә мондыйплатформа булмаудан фаҗига ясарга кирәкми. Бу сугыш вакыты да, өйдә ач утыру да түгел. Иң мөһимесәламәтлек. «Ватсап», «зум» платформалары, дәреслекләр бар бит. Әйтик, бүген «зум» ашателәсә кайсы фән укытучысы презентацияләр ясап, укучысынатәкъдим итә ала. Ник моны татар мәктәпләрендәге физика, химияне яки башка фәннәрне татарча укыткан мөгаллимнәр эшлиалмыймыни? Бөтенесе дә укытучының иҗадилыгыннан тора. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен дә электрон чыганаклар аз түгел. Бүген рус телендә фәлән кадәр платформа бар дип, аларартыннан берничек тә куа алмыйбыз. Татарча платформа кирәк дипаны бер ай яки берничә ай эчендә сыйфатсыз итеп эшләү дөресбулырмы? Проблема бар, эшләргә дигән план да бар. Укытучылардан төрле фәннәрдән уздырган татарча дәресләренеңвидеоформатларын җибәрүләрен сорыйбыз. Башта укытучыларфикерен өйрәнәчәкбез. Аны эшләгән чакта баланың сәламәтлегенәзыян китерми торган, сыйфатлы итеп эшләргә кирәк.

Данил Сәфәров, «Матбугат.ру» җитәкчесе:

Табигыйлекне бер генә ясалма әйбер дә алыштыра алмый. Онлайн – ул ясалма әйбер. Әмма чарасызлыктан кулланыргамәҗбүрбез. Улыбыз Сабир 2 нче татар гимназиясендә 2 нчесыйныфта укый. Башта онлайн уку уңайсызрак иде, хәзерияләштеләр. Балалар түзәр ул, иң мөһимеукытучылар түзсен. Аларның эше никадәр авыр булганын тагын бер кат күрдек. Бу«онлайнлык» улкорал гына. Баланың кызыксынуы булмаса, онлайн аша анда кызыксыну уяту тагын да авыррактыр. Ә кызыксынучан, үҗәт бала нинди шартларда да үз юлын ярачак. Инеш үз юлын ярган сыман.

Татарча платформаларга килгәндә, минемчә, ниндидер татарчабиремнәргә, электрон әсбапларга ихтыяҗ бар. Әмма аларныашыгыч рәвештә эшләү дөрес булмас. Черномырдин әйтмешли, «яхшырак булсын дип теләгән идек тә, һәрвакыттагыча килепчыкмагае». 17 миллион сумга «ВКонтакте»га «конкурент» «Татар иле» социаль челтәрен ясап карадык бит инде. Кайда ул сайт? Кайда ул акчалар? «Ватсап», «зум», «тимс»ның татарча булмавыалар аша татарча сөйләшергә комачау итмидер бит? «Татарча укытаалмыйбыз, чөнки татарча платформа юк», – диючеләрне аңламыйм. Эшчән әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар, ди. Без бүген форс-мажор чорында яшибез. Форс-мажорда һавадагы торнага карап, кулдагы чыпчыкны ычкындырмаска иде.

 

Сәрия Мифтахова 


Фикер өстәү