Май аенда рубль курсы нинди булачак?

– Рубль, март аендагы көчле “цунами”дан соң, әкренләп кенә үз халәтенә кайта башлаячак, дип сөйләгән “Российская газета” хәбәрчесенә FxPro белгече Александр Купцикевич. – Базарларны пыран-заран китергән афәт хәзер инде артта калып, озакка сузылган торгызу эше башланып килә кебек. Әмма якындагы айларда күп нәрсә банкларның, бизнесны хәлсезләндереп, акчаны беркемгә дә бирми утыру-утырмауларына, массакүләм төстә бөлгенлеккә төшүләрнең булу-булмавына, кулланучылар хәленә бәйле. Коронавирус фазалары төрле илдә төрлечә булырга мөмкин, әмма ул барчабызга да кагыла.

Нефть бәяләренең хәтта “минус”ка да киткәләп алуы бу дөньяда көтелмәгән әллә нинди хәлләрнең булу ихтималын күрсәтте. Зур предприятиеләрнең бөлгенлеккә төшүе, дәүләт ярдәмендәге тоткарлыклар, чирнең янә көчәеп китүе – боларның барысы да “цунами”дан соң күз ачып кына килүче финанс базарларын санаулы мизгелләр эчендә кабат җимерергә һәм фонд, чимал, шулай ук валюта базарларында кеше ышанмаслык хәлләрне кире кайтарырга мөмкин.
Шулай да кредит базараларының берникадәр җанлануына өмет бар. Хәер, май аенда икътисад өчен җимергеч нәтиҗәләр турында сөйләргә иртәрәк булачак әле. Барысы да җәй азагында күренәчәк. Бу чорда эш урыннарын нык кыскарту (алга таба керемнең кимүе фаразлану аркасында) булырга мөмкин. Әмма булмаска да мөмкин.
Май аенда безнең акчага карата доллар һәм евро курсы саклык белән генә янә бераз күтәрелеп карарга мөмкин әле. Әмма нефть базарлары тотрыклылана башлауга, доллар курсының 71 сумга калуы бар. 2015 елдан бирле доллар инде берничә тапкыр шушы тирәдә “тукталып” калды бит. Евро курсы исә 80 сум тирәсенә “елышты”. Алга таба хәлләрнең яхшыруы рубльгә шушы күләмдә сакланып калу мөмкинлеге бирәчәк. Кризис вакытларында гел шулай: рубль башта кискен төстә түбәнгә “оча”, шуннан соң озак кына үзенең элекке хәленә кайтырга тырыша, ләкин тулысынча ук кайтып җитә алмый.
Ә инде хәлләр начарайган очракта доллар янә – 80 сумнан, ә евро – 85 сумнан артып китәргә мөмкин. Икенче “дулкын” өчен (аның турында күп сөйлиләр) шартлар өлгереп җитмәгән әле. Яңа чынбарлыкта доллар һәм евро курсының 100 сумнан артып китү ихтималы да юк түгел анысы. Әмма май аенда моның өчен бернинди дә нигез юк әле.


Фикер өстәү