Эт өргән өйгә кунак түгел, штраф киләчәк

Төнлә фатирларда эт өргән тавыш яки урамда машина сигнализациясенең кинәт эшләве  өчен дә түлисе булачак. Россия Юстиция министрлыгы әнә шундый тәкъдим белән чыккан. Әгәр төнге 11дән иртәнге җидегә кадәр йорттагы тынычлык бозыла икән, штраф киләсен көт тә тор. Элек өргән эт өйгә кунак чакырыр дисәләр, хәзер штраф киләчәк.

Ни өчен эт төнлә өрә? Кинолог Анастасия Шакирова тиктомалдан бернинди хайван да тавыш чыгармый, ди.

– Әгәр эт өйдә үзе генә икән, әлбәттә, улый башлый. Димәк, вакытында урамга алып чыкмаганнар. Әгәр мондый штраф кертелсә, кешеләр дә йорт хайваннарына игътибарлы булыр иде. Яңалык тормышка ашса, кешеләрнең тынычлыгы гына түгел, хайваннарның тормышы да рәтләнер иде. Урамга алып чыккач, этләрне «ардыртырга» кирәк. Алар белән уйнасаң, әлбәттә өйгә кергәч, йоклау ягын гына караячаклар, – ди ул.

Казанның бер автомәктәп директоры Илфат Кашапов,  машина тавышына килгәндә, аның өчен штраф салу бик үк дөрес булмас түгел дигән фикердә.

– Машина бит инде тикторганан гына кычкырмый. Сигналны да хуҗасына хәбәр итсен өчен куялар. Эт тавышы белән машина сигналы тавыш бер түгел. Кайчак кемдер тибеп китә, караклар да булырга мөмкин. өчле яңгыр, яшен дә дә машина сигнализациясен эшләтә. Мин моны акча җыюның тагын бер ысулы дип кенә уйлыйм, – ди ул.

 

Гөлгенә Шиһапова

 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Эт өргән өйгә кунак түгел, штраф киләчәк” язмасына фикерләр

  1. Нәрсә генә уйлап тапмыйлар инде!?! Машина сигнализациясе эшләгән өчен штраф бөтенләй урынсыз һәм дөрес тә түгел. Берьяклы гына уйлыйлар. Эшләнеп һәм уйланып беткән законнар кабул ителмәс инде ул.

Фикер өстәү