Май бәйрәмнәрен ничек уздырырга?

Алда безне май бәйрәмнәре көтә. Сигез көн ял итәсебез бар. Башка вакыт булса, әллә нинди планнар билгеләп куяр идек. Быел исә “каешларны тыгызрак буарга” туры киләчәк. Үзизоляция шартларын бозмыйча, ялларны ничек уздырасы соң?

ВЦИОМ уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча,  россиялеләрнең 57 проценты язгы ял көннәрен – өйдә, 35 проценты бакчада үткәрергә планлаштыра икән. Башка елларны халык авылга кайта, бакчасында эшли, шашлык пешерә, бакчачылар сезон ачып җибәрә, шәһәр халкы урамнарга һәм паркларга чыга иде. Татарстанда бәйрәмнең бөтен тәмен алты сутый җире булганнар гына татый алачак. Аларга рәсми төстә бакчага барырга рөхсәт ителгән.

Әнә, Казан мэры Илсур Метшин да дача сезонын файдалы итеп үткәрергә киңәш итә.

— Җир-анага кайтыр вакыт җитте, – ди ул “эшлекле дүшәмбе”дә. – Анда барып шашлык пешереп, ял итү, кызыну гына түгел, яшелә, бәрәңге утыртыр өчен дә менә дигән вакыт.

Һәм ул Түбән Кама районында яшәүче әти-әнисенең ни өчен 20 ел бәрәңге утыртуларын дәвам итүләрен аңламауларын әйтте.

— Аларның өч улы бар. Кирәк һәр нәрсәне базардан алып була. Бервакыт әнидән: “Ни өчен бәрәңге утыртасыз?” – дип сорадым. Ул: “Җир дәвалый. Анда хәрәкәт булырга тиеш”, – дип җавап бирде. Бу хәлләр башлангач, сораулар үзеннән-үзе юкка чыкты. Бәрәңге әти-әнинең базында, яшелчәләр дә, тозланган кыяр-помидор, кайнатмалар да артык булмады, – дигән Илсур Метшин.

Шунысын да искәртеп узыйк: 30 апрельдән 1 ноябрьгә кадәр алты сезонлы бакчачылык маршрутлары йөри башлаячак. Дәрвишләр бистәсендәге Станция урамына, Яңа Шигале бистәсенә, Дальний Сад, Жиркомбинат, “Текстильщик” һәм “Крутушка” бакчачылык берләшмәләренә маршрутлар ачылачак. Исегезгә төшерәбез, җәмәгать транспортында – битлек кияргә, ә бакчага һәм дачага барганда смс-пропуск алырга онытмагыз. Үсенте, орлыкларны исә шәһәрнең 130 сәүдә ноктасында саталар.

Башкаларга да смс-пропуск алып, якынрак авылларга кайтып килергә  мөмкинлек булачак. Исегезгә төшерәбез, дачага бару өчен смс-пропуск 2 сәгатькә бирелә. Кайту-китү өчен атнага дүрт смс-пропуск алырга рөхсәт ителә.

Өйдә торучылар исә шкаф, балконнарын тәртипкә китерә, тәрәзә, пәрдәләрен юа алыр. Тәмле ризыклар пешереп, өйдәгеләрне сыйлау өчен менә дигән вакыт.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү