2 сыйныф укучысы Тукай шигырьләрен укый-укый «ТАССР»га су сибә (ФОТО)

Бөгелмә районындагы Кодаш мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Таһир Мөсәллимовның исенә бер көнне ТАССРның 100 еллыгы төшкән.

Өйдә укыган көннәрдә буш вакыт күп, тәнәфес вакытында да сюрпризлар ясап була. Тырыша торгач менә шундый кызыклы гына фото килеп чыккан.
Таһир бик – тәрбияле, игелеклек гаиләдән. Әтисе Рөстәм – эшмәкәр, трактор белән авыл юлларын кардан чистартып тотса, әнисе Ильвира бакчада тәрбияче булып эшли. Ул петуния, бархатцы, сальвия һәм башка чәчәкләр үстерергә ярата икән. Чәчәкләре балалар бакчасы ишек алдын бизәргә дә, башкаларга бүләк итәргә дә җитә. Үсентеләрне карау Таһирга йөкләнгән. Аңа көнгә 2 мәртәбә су сибәргә туры килә. Ә алар аз түгел, 330 төп! Мәктәптә тырышып укыган, шигырьләр конкурсында катнашкан Таһирга моның бер кыенлыгы да юк. Ул аларга бу көннәрдә Тукай шигырьләрен сөйли–сөйли су сибә икән.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү