Коронавирустан дәваланган 4 кешене хастаханәдән чыгардылар

Республика клиник хастаханәсе базасында эшләүче йогышлы авырулар вакытлыча госпиталеннән коронавирустан савыккан кешеләрне чыгара башладылар. Бүген дүрт пациент өенә кайтып китте. Аларның икесе – Азнакайдан, икесе – Казан кешеләре.

Госпитальгә эләккән һәрбер кешедә Covid-19 табыла дип уйлау дөрес түгел. 82 яшьлек Мария Архипова өч көн элек бирегә эләккән. Тикшерүләр анда вирус юклыгын күрсәткән. Ул тиз арада дәвалау оешмасыннан чыгып китүенә бик шат иде һәм һәркемгә рәхмәт укый.

– Яхшы карадылар, тикшерделәр, коронавирус тапмадылар, – ди өлкән яшьтәге пациент.

“Кайсы төшегез авырта?” – дип сорагач, Мария әби: “Бер сәламәт җирем юк”, – дип җавап бирде. Аллергиядән җәфалана, бөере авырта, йөрәге начар эшли, ике тапкыр инсульт кичергән, 29 яшендә бот сөягендә туберкулез тапканнар икән.

– Картайган көндә замана чире дә эләкте, ахры, дип уйладым, – ди ул. – Монда “ашыгыч ярдәм” белән алып килделәр. Дөрес, хәзер мине бер чир дә куркытмый инде. Ашыйсын ашадым, эчәсен эчтем, үзем турында уйламыйм. Оныкларга ярдәм итәсе килә. Бер оныгым эшсез өйдә утыра. Аның ике баласы бар. Ирем белән булышып торабыз. Яшьләргә тормыш алып барырга җиңел түгел.

Республика клиник хастаханәсе табиб-пульмонологы Екатерина Дьякова әйтүенчә, госпитальдә дәваланучыларны өйгә чыгарганда ике төрле анализ нәтиҗәсе вируска тискәре булырга тиеш. Анализны башта Казанда тикшерәләр. Аннары аны раслатырга Мәскәүгә җибәрәләр.

– Коронавирус белән авыручыларны савыктыруда зур команда эшли, – ди белгеч. – Бер төркем чирне таба, анализлар үткәрә, дигноз кую өчен вакытлыча госпитальгә җибәрә. Биредә тагын өстәмә тикшерүләр, онлайн консультация үткәрелә, бер үк вакытта дәвалау оештырыла. Сез савыктыгыз, өйгә кайтырга ярый, дигән сүзне ишеткәнче, пациент бик күп баскычларны уза.

Әлеге госпитальдә 60 яшьне узган, хроник чирләре булган кешеләрне кабул итәләр. Кайберсе хроник авыруы барлыгын монда тикшеренү барышында гына белә икән. Савыгып чыгучылар ике атна өендә булачак. Эшләүчеләрнең вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазен озынайталар. “Терелгән кешеләргә коронавируска каршы бернинди дару эчәргә кирәкми. Алар тулысынча – сау-сәламәт”, – Екатерина Дьякова.

Бүгенге көндә госпитальдә 90лап хаста ята, аларның саны гел үзгәреп тора. Алдан әйткәнебезчә, барысында да коронавирус түгел. Шуңа күрә төрле блокларда дәваланалар. Госпитальдән савыгып чыккан беренче пациентлар белән аралашып булмады. Алар журналистлар белән сөйләшүдән баш тартты. Хәер, андый чакта кемнең кеше күзенә чалынып йөрисе килер икән?! Билгесез чир, өстәмә мәшәкатьләр, стресс…

Фәния Арсланова

 

Фото: tatar-inform.ru


Фикер өстәү