Алган бүләгең оялырлык түгелме?  (Тукай туган көннән соң туган сорауларга җаваплар)

Дөньясы шундый. Ишек­ләрне ябып, онлайн режимда яшәвебезне әйтәм. Концерт-тамашалар да, туганнар белән күрешүләр дә, бәйрәмнәр дә онлайн. Тукайның тууына 134 ел тулуны һәм Туган тел бәйрәмен дә әнә шулай билгеләп үттек. Тукай премия­се лауреатларын телевизордан ишетеп белдек. Ләкин бу форматның да уңай яклары бар икән ләбаса. Һәрхәлдә, уйланыр­га җирлек бар иде.

Билгеле инде, мәйданнарда шигърият бәйрәмендә катнашу, күзгә-күз очрашып сөйләшүләрне бернәрсә дә алмаштыра алмый. Шул ук вакытта виртуаль дөньяны да инкарь итәргә ярамый. Быелгы лауреатларны игътибарга алыйк әле. Күпләр Лирон Хәмидуллинны чәчрәп чыкмый торган тыйнак кеше, аны белмәүләре дә ихтимал, дип гаҗәпләнде. Ләкин соңгы берничә елда Лирон абый язучылар арасында иң активларның берсе булды. Ничек итепме? Беренчедән, яшьләр белән аралашты. Калеблеләрнең һәм «Әлиф» берләшмәсенең якын дустына әйләнде. «Дәрдмәнд» спектакленең фәнни консультанты булды. Шул рәвеш­ле яшьләрнең сөйкемле сөягенә әйләнде. Яшьләр аның фәнни хезмәтләреннән өземтәләрне интернет киң­лек­ләренә таратты. Лирон Хәмидуллин кандидатлар исемлегенә кергәч, интернетта аның исеме тагын да ешрак күре­нә башлады. Бу җәһәттән улы Булат та актив эш алып барды. Моның белән нәрсә әйтмәкче буласың, дисезме? Халык белән язучы арасында упкын барлыкка килмәсен дисәк, шундый актив булырга кирәктер ул. «Туры элемтә»­ләргә чыгарга, сорауларга җавап бирергә. Лауреат исемен алгач та, ерагаймас­ка. Ул яктан Лирон абый ачык. Ә менә кайбер лауреатлар турында алай әйтеп булмый. Алган бүләгеңнән оялырлык булмасын иде инде ул.

Лирон абыйдан нинди планнары барлыгын сорагач, «Планнар зурдан, туксанга җитәргә исәп бар», – диде галимебез. Тарихи темаларга эзләнүләр алып баруы, яшьләргә өмете зурдан булуы турында да сөйләде:

– Мине шунысы сөендерә: татар җәмгыяте активлашты. Дөнья буйлап сибелгән татар егет-кызлары үз исемнәрен танытты. Аларга өметем зур. Бик авыр чорда яшибез. Алда тагын да зуррак сынаулар көтә. Әзерме без аңа? Мәсәлән, татар теле ата-ана рөхсәте белән укуга калды. Кабатланган тарих бит бу. Мондый хәлне 1957 елда бер тапкыр үттек, әмма, күрәсең, сабак алмаганбыздыр. Шул турыда документлар эзлим, язарга җыенам әле. Киләчәк турында кайгыртабыз икән, чит илләр белән элемтәне ныгытырга кирәк, дип уйлыйм. Татар милләтен дөньяның башка почмакларында да танытырга кирәк. Шуңа күрә «Үзгәреш җиле»нең Нью-Йорктагы концертын да уңай бәялим. Зур эш эшләде алар.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиевның да планнары зурдан:

– Гыйльми яктан, мәгърифәтчелек ягыннан башланган эшләремне дәвам иттерәчәкмен. Музыка тарихын тамашачыларга җиткерергә тырышырмын. Озын көйләр җырлау традицияләрен торгызу буенча эшләрем бар. Килеп чыкса, телевидениедәге циклларны дәвам иттерәсе иде. Чөнки материал бик күп, чыганаклар бай. Гомумән, музыка тарихындагы мәгълүматны киң катлауга чыгарасы иде. Болар барысы да милли горурлыкны уяту өчен эшләнә. Татарның кем икәнен күрсәтеп тормасак, бигрәк тә үсеп килүче буынны тәрбияләмәсәк, киләчәкне өметле дип әйтеп булмый бит.

Лауреатларның өченчесе – язучы Денис Осокин белән без Казан мөселман кинофестивале аша таныш. Аның «Овсянки», «Небесные жены луговых мари» сценарийлары төрле елларда иң яхшысы дип табылган иде. Миңа барыннан да бигрәк «Мои изумрудные муллы» дигән кечкенә генә әсәре ошый. Язучы анда рамазан аен иң якты, иң кадерле ай итеп тасвирлый.

«Сөембикә» операсын халык карамады инде аны. Яшерен-батырын түгел, халык бу жанрдан ерак тора. Зыялылар өчен дип алсак та, әлеге әсәр шактый бәхәсле булды. Алай булса да, аны 2019 елда «Тантана»да ел вакыйгасы дип игълан иттеләр. Әлеге опера солисты Гөлнора Гатина исә, 2016, 2019 елларда «Тантана», 2019 елда Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләргә лаек булды. Быелгы Тукай премиясе лауреатлары арасында да аның исеме бар. Без аңа сораулар да юллаган идек, җавап алып булмады. Эше күптер инде.

Бәйрәм көненә кире кайтсак, төшке якта «Яңа Гасыр» каналыннан концерт-фильм белән башланды ул. Академик, чын җәүһәрләрдән җыелган тамаша инде менә. Баштарак рекламага бүленеп, кәефне кырып алган иде дә, соңыннан анысы да юкка чыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, бәйрәм уңаеннан котлап, лауреатлар белән очрашуның соңрак булачагын белдерде. Концертта чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә катнашып, Лирон абый әйткәндәй, тагын да берләштерде.

«Мин татарча сөйләшәм» чарасы ачык булуы, бүгенге көн сулышын бирүе белән ошады. Яшьләрнең интернетта татар теле кулланышын тикшерүе, районнар арасында рейтинг билгеләве дә яхшы гамәл. Казан арты, Азнакай, Мөслим районнары сайт һәм социаль челтәрләрдә сәхифәләрен татарча алып бара. Ә иң түбән күрсәткечләр Әлки, Әлмәт, Апас, Балык Бистәсендә икән. Ведомстволардан татар телен саран кулланганнар арасында (аларга тырышырга кирәк дигән бәяләмә бирелгән) Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары да бар. Бусы бигрәк тә борчулы инде. Яшьләр, татар телен бөтенләй кулланмаган оешманы ачык­лап, антипремия дә тапшыра. Быел ул Татарстанстатка эләккән. Оештыручылар хата чүпләп кенә утырмый, рәхмәт тә әйтә беләләр анысы. Рәхмәт билгесе режиссер Туфан Имаметдиновка, активист Рашат Якуповка (аның белән әңгәмә – газетабызның 4 нче битендә), галим, «Золотоордынское обозрение» журналының баш мөхәррире Илнур Миргалимовка бирелде.

Тукай һәйкәле быел ялгыз гына барып чәчәк салучылар белән юанды. Иртән олуг шагыйрь янында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Соңрак мәдәният министры Ирада Әюпова, язучы Ләбиб Лерон килеп китте. Башка әдипләребез Тукайга ­мәхәббәтен онлайн шигъри бәйрәмдә белдерделәр. Татар китабы йорты, Язу­чылар берлеге, Милли музей, Тукай музее чаралары белән яшәдек бәйрәм көнне. Белмим, кемгә ничектер, миңа ихлас булды кебек тоелды. Башка елларны искә төшерегез әле. Мәйдандагы төрледән-төрле фольклор ансамбльләре, мәҗбүри китерелгән мәктәп укучылары күз алдыгызга килдеме? Сер түгел бит, сүрелгән, мәҗбүрияткә әйләнгән иде бәйрәмебез. Бәлки, ябык ишекләр артында утырганда, аның әһәмияте турында да уйланырбыз, бәлки, Тукайны да туган көнендә генә искә алырга ярамаганлыгын аңларбыз.

Онытып торам: Габдулла Тукайның Инстаграмда үз сәхифәсе барлыкка килде бит әле. Оештыручысы – «Татарстан яшьләре» (Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы). Башта, ачып җибәргәч тә, Тукай урысча сөйләшә башлаганмы әллә, дип кот чыкты. Текст тулаем ачылгач, ике телдә икәнлеге күренде. Дөрес, Тукай йөзен замандашлар чыраена беркетүне төрле кеше төрлечә кабул итте.

Бәйрәм рухы авылларда сизелгәнме икән соң? Әллә дөньябыз вирустан гына торамы? Сездән дә фикерләр булса иде.

Гөлинә Гыймадова

 

Фото: http://president.tatarstan.ru/

 


Алган бүләгең оялырлык түгелме?  (Тукай туган көннән соң туган сорауларга җаваплар)” язмасына фикерләр

  1. Авылларда да булды, пләмәшләрдән агылып торды Тукай шигыре укып яздырган видеолар)
    Чын зыялы шәхес Лирон аганы котлыйм! Идрис Газиевны! Аның белән 1989 елдан шәхсән таныш мин һәм иҗатының озак еллык фанаты! Денис Осокинны Галина Зәйнуллина табып, «Идел» журналы аша киң катлам укучыга күрсәтте дияргә мөмкин. Менә дигән, шәп кеше, талант. «Сөембикә» -татар дөньясында вакыйга булды Төрле, каршылыклы фикерләр уятуы табигый. Һәр вакыйгага мөнәсәбәт шундый. Киләчәктә кул биреп күрешерлек очрашулар көтик, онлайн -шәп, ләкин «тере» аралашуны көтеп тору өчен генә) Тавышыңа салкын тигәндә фонограммага җырлау кебегрәк инде)

Фикер өстәү