Кемнәр салымны соңрак түли ала?

Салым федераль хезмә­тенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин салым түләү вакытын кичектереп тору турында сөйләде.
Беренче яңалык барлык салым түләүчеләргә кагыла. Марттан башлап майга кадәр тапшырыла торган салым декларациясен тапшыру вакыты автомат рәвештә өч айга күчерелә. Әлеге яңалык НДС һәм иминият кертемнәре буенча декларацияләргә генә кагылмый. Болар буенча хисап 15 майга кадәр тапшырылырга тиеш.
– Монда шуңа басым ясап әйтәсе килә: әлеге ярдәм төре салым түләү вакытына кагылмый, – дип аңлатты Марат Сафиуллин. – Әгәр, мәсәлән, түләү срогы апрельгә булса, ул беренче эш көненә күчә. Бу майда булыр дип өметләнәбез.

Икенче ярдәм чарасы салым түләү вакытына кагыла. Монысы кече һәм урта бизнес реестрына кергән һәм соңгы вакыйгалар вакытында бик нык зыян күргән оешмаларга кагыла.
Шулай итеп, 2019 ел өчен керем буенча, патент системасы, авыл хуҗалыгы буенча салымнар алты айга чигерелә. Аванс түләүләре һәм салымнар да шул вакытка кадәр кичектерелеп торыла. Беренче яртыеллыкның икенче кварталы өчен түләүләр дүрт айга чигерелә. Моннан тыш, транспорт, милек һәм җир салымнары буенча аванс түләүләре дә күчерелә. Беренче квартал өчен түләүләрне – 30 октябрьгә кадәр, икенче квартал өчен 30 декабрьгә кадәр түләргә мөмкин булачак. Март – май айлары өчен иминият түләүләре – алты айга, июнь һәм июль айлары өчен дүрт айга чигерелә. Марат Сафиуллин бүген автомат рәвештә 44 500 кешенең салым түләү вакыты күчерелгәнлеген хәбәр итте.

Эшмәкәрләрнең хәленә кереп, бу көннәрдә тикшерүләр дә үткәрелми.
Авыр хәлдә калган оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә салым түләү вакытын кичектереп тору мөмкинлеге дә бирелә. Болар – авиакомпанияләр, ял итүне оештыру учреждениеләре, физкультура һәм сәламәтләндерү үзәкләре, туристлык агентлыклары, кунакханә бизнесы, өстәмә белем бирү учреждениеләре, күргәзмәләр оештыруга бәйле эшчәнлек, стоматология клиникалары, азык-төлек булмаган товарлар белән сату итү нокталары һәм башкалар. Әлеге ярдәмгә керемнәре 10 проценттан ким булган һәм бик зур зыян күргән оешмалар өмет итә ала. Марат Сафиуллин тулырак мәгълүматны Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе сайтыннан да табып буласына басым ясады.
Әлеге ярдәмне алыр өчен эшмәкәрдән гариза, бурычны түләү графигы һәм салым декларациясе кирәк булачак.

Бүгенгә 409 гариза кабул ителгән. Аларның 45 проценты коронавирустан зыян күргән тармаклар булмавы ачык­ланган. Шунысын да искәртик: түләү вакытын кичереп тору (отсрочка) мөмкинлеге юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә өч айдан бер елга кадәр бирелә. Ә өлешләп түләү (рассрочка) бары тик юридик затларга гына кагыла.

Зөһрә САДЫЙКОВА


Фикер өстәү