«Авыл укытучысы» программасы ниләр вәгъдә итә?

Быел «Авыл укытучысы» дигән федераль программа эшли башлый. Яңа укуелында салага кайтучыларга 1 миллион сум акча вәгъдә итәләр. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр гаризаларын 30 июньгә кадәр тапшыра ала. Шәһәр укытучысы авылга кайтыр гаризамы?

Татарстан  Мәгариф һәм фән минис­трлыгының матбугатүзәге хәбәр иткәнчә, быел республикада «Авылукытучысы» гранты 13 кешегә биреләчәк. Өч ел эчендә аны барлыгы 34 кеше алачак. Хәзерге вакыттаӘлмәт, Әлки, Алексеевск, Апас, Арча, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Кайбыч, Лениногорск, Саба, Теләче, Ютазы районнары мәктәпләрендә буш урыннар тәкъдим ителә. Анда математика, физика, информатика, биология, химия, тарих, җәмгыять белеме, рус теле һәмәдәбияты, читтелләр, башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ бар. «Авылукытучысы» порталы аша бәйге беләнбарлыгы 251 укытучы кызыксынса, 64 кешедокументларын тапшырган. Удмуртия, Башкортстан, Оренбург, Саратов, Самара, Киров, Свердловск, Кемерово, Чиләбе, Ульян өлкәләре, Краснодар, Пермь крайларыһәм башка төбәкукытучылары да Татарстан мәктәпләрендәгевакансияләрнесайлый.

Грант отучыларны квалификацион категория, педагогик казанышлар, эш стажы һәм башка күрсәткечләр буенчасайлап алачаклар. Бәйгедә 55 яшькә кадәрге педагогларкатнаша ала. Миллион откан укытучы авыл мәктәбендәбиш ел эшләргә тиеш. Коронавируска бәйле вазгыятьнәтиҗәсендә гаризалар бирү вакытын 15 апрельдән 30 июньгә кадәр озайттылар.

Миллионга дәгъвакылучылар арасында Казанның 155 нчегимназиясе укытучысы Эмиль Шәйдуллин да бар. Улүзе укыган мәктәптә бишенче ел тарих һәм җәмгыятьбелеме фәннәрен укыта. Авиа­төзелеш һәмЯңа Савин районнарында мәгълүмат технологияләре буенчаметодист та әле. Төрле бәйгеләрдә катнаша, эзләнүдәнтуктамый. Авылда эшләү куркытмый аны. Иң мөһиме – укытучы белем бирү теләге белән янарга тиеш, ди. Яңапрограмманы тормышны үзгәртү өчен бер мөмкинлекдип саный.

Бу программа турында декабрь аенда ишеттем. Гыйнвараенда гариза тапшырдым. Ул чакта нинди мәктәпләрдәукытучыларга ихтыяҗ бар икәнен белми идем. Мин Арчаны сайладым. Ни өчен дигәндә, беренчедән, Казан арты элек-электән татар мәгарифе үзәге булып санала. Икенчедән, шәһәргә дә ерак түгел. Әгәр бәйгедә җиңсәм, Арчаның 6 нчымәктәбендә укытачакмын, – ди 28 яшьлекпедагог. – Миллион кызыктыра, әлбәттә. Әлеге акчафатир алу өчен дә, мөстәкыйль тормыш корыр өчен дәмөмкинлек. Кем белә, бәлкем, язмышымны шундаочратырмын. Укытучы бер урында гына таптанырга тиештүгел. Бүгенге онлайн белем бирү дә моны ачык күрсәтте. Эзләнгән, кызыксынган, мәгълүмат  технологияләреняхшы белгән укытучылар читтән торып укытуга бикҗиңел ияләште. Теләсә кайсы кризис ул – яңарыш.

Башкортстанның башлангыч сыйныф укытучысы Айгөл Фәрхетдинова да Татарстанга күченеп килергә риза.

– Хәзерге вакытта шәһәр тибындагы бистәдә белембирәм. Башка төбәктә укытып карыйсым килә. Яшермим, акчасыда кирәк. Кешедән көтеп ятканчы, нигә барысын да үзеңбулдырмаска? Тормышымны үзгәртергә дә бер форсат бу. Үзем сайлаган Лениногорск районындагы мәктәпне дәбарып карадым инде. Миңа бик ошады, укытыр өченмөмкинлекләр дә бар. Теләгем дә көчле. Грантта җиңәсегенә калды, – ди 47 яшьлек мөгаллимә.

Мәктәп директорларының да фикерләрен белештек. Аларнинди укытучы киләсен үзләре дә белми әле.

Элек безнең гимназиядә 265 бала укый иде. Хәзер 5-6 авылдан киләләр. Шулай итеп, укучылар саны 460га җитте. Шуңа күрә укытучылар кытлыгы да сизелә. Киләсе уку елында 1 нче сыйныфка 3 параллель кабул итәчәкбез. Туймазы педкөллиятен тәмамлаган, үзебезнеңрайонның ике кызы килергә теләк белдерде. Безгә математика-физика, рус теле укытучылары кирәк. Алархәзер атнага 34 – 36шар сәгатьукыта. Дәресләр күпбулгач, бик авырга туры килә. Шуңа күрә әлегепрограммага зур өметләр баглыйбыз, – ди Урыссугимназиясе директоры Нурлыгаян Билалова. – Миллион чит төбәк укытучыларын да кызыктыра. Безгә Бурятия, Башкортстаннан да хат язучылар бар. Нинди укытучыкиләсен белмибез бит. Грантта җиңгәннәр киләчәк. Коллективыбыз бик әйбәт, аларны хуплап каршыалырбыз.

Сәрия Мифтахова

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү