Татарстанда машина йөртүче, диварларны җимереп, йорт эченә машина белән килеп кергән

Шаһитлар социаль челтәргә кичә Татарстанда, Базарлы Матак авылында булган инцидентның фотосурәтләрен куйды. Һәлакәт шаһитлары сүзләренә караганда, автомобиль, диварны җимереп, өйгә очып кергән.


Авария Крайнов урамында булган. Расланмаган мәгълүматларга караганда, шоферның йөрәге тоткан.

Әлегә вакыйганың төгәл шартлары билгеле түгел. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар йорт хуҗасы күптән түгел генә коймасын яңарткан иде, дип язалар. «Болай машина белән өйгә керүчеләр юк иде», — дип билгеләп үткән комментаторларның берсе.


Фикер өстәү