Солдатта йоккан, диләр: коронавирус хәрбиләрдә дә ачыкланган

Коронавирус армия сафларына да килеп кушылды. Барлыгы 900дән артык хәрбидә әлеге чир ачыкланган. Бу хакта Россия оборона министрлыгы хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларына карасаң, марттан алып 27 апрельгә кадәр оештырылган коронавирусны ачыклый торган тест нәтиҗәләре 901 кешедә уңай булып чыккан. “Оборона министрлыгы госпитальләрендә – 314 кеше, хезмәт итү урыннарындагы изоляторларда – 175 кеше, дәваханәләрдә – 6 кеше, өй шартларында изоляциядә – 379 кеше дип хәбәр ителә. Авыр хәлдәгеләр дә бар. 12 хәрбинең хәле уртача бәяләнә, калганнары авыруны билгеләрсез генә кичерә.

Моннан тыш, COVID-19 вирусы Кораллы көчләрнең гражданлык персоналында да (245 кеше) табылган. Ведомство мәгълүматы буенча, хәрби белем бирү учреждениеләрендә укучы 271 курсант һәм укытучыларда да тест уңай нәтиҗә күрсәткән.

Коронавируска каршы көрәш кысасында Оборона министрлыгы барлык хәрби частьләрдә һәм оешмаларда көн саен шәхси составны профилактик диагностикалау, транспорт, хезмәт һәм тору урыннарын дезинфекцияләү кебек чаралар үткәрә.

Күптән түгел министр Сергей Шойгу хәрби уку йортларында укуны вакытыннан алда тәмамлау буенча карар кабул итте. Югары уку йортлары 5 майда, калганнары апрель азагында укытуны туктатачак. Барлык шәкертләрне өйгә кайтарып җибәрәчәкләр.

Хәзерге вакытта хәрби бурычын Владивостокта үтәүче Н. Фәйзуллин әйтүенчә, армия частендә саклык чаралары күрелә. “Бездә метр саен диярлек хәрби медицина вәкилләре йөри. Теләсә нинди йөткерү, төчкерү күрсәләр, шундук госпитальгә алып китәләр, тикшерәләр. Сәгать саен дезинфекция, җыештыру каралган”, − дип сөйләде ул. Н. әле июль аена кадәр хезмәт итәчәк. 4 июльдә – туган якка поезд. “Авылга вирус ияртеп кайтмаячакмын. Әле аңа кадәр барысы да җайлашыр дип уйлыйм”, − ди солдат.

Чулпан Гарифуллина

 

Фото: Минобороны РФ/ТАСС


Фикер өстәү