2010 елгы корылыкта булган хәл кабатлана: ашлыкны башка читкә чыгармаячакбыз

Бүген дәүләтләр тиңе булмаган зур кризиска әзерләнә. Хәл чынлыкта бик катлаулы. Моннан туксан ел элек Америкада булган Бөек депрессиягә тиңләшеп килә, аннан узып китүе дә бик мөмкин. Искә төшерик: Бөек депрессия шартларында миллионлаган америкалы ачтан үлгән иде. Ачлыкның төп сәбәбе – ризык булмау түгел, кесәләрнең бушлыгы. Менә бүген дә АКШта эшкә сәләтле халыкның 50 проценттан артыграгы эшсез инде.

Кризис Россиядә дә авыр нәтиҗәләргә алып бара. Хисап палатасы җитәкчесе Кудрин хәзерге вакытта ил икътисадының түбәнәюе 20 – 40 процент дип бәяли, еллык югалтулар 8 проценттан да ким булмас дип уйлый. Менә шундый шартларда Мәскәүгә бер-берсенә бәйле өч мәсьәләне хәл итәргә туры киләчәк: азык-төлек кытлыгын булдырмау, халыкны акчасыз калдырмау, инфляциянең бәйдән ычкынуыннан саклану. Оппозициянең популист лидерлары Милли байлык фондын халыкка өләшеп бетерү идеясен байрак итеп күтәрде. Һәр кешегә ай саен пандемия чорында 20 мең сум акча өләшеп барырга була икән. Бик популяр чара булса да, Үзәк банк рәисе Нәбиуллина моны кире кага, акча өләшү инфляцияне генә көчәйтә, кесәне калынайтмый, тамакны да туйдырмый, ди. «Беренче урында – кеше, банклар да түгел, предприятиеләр дә түгел, кешеләр кризисны җиңелрәк кичәргә тиеш», – ди Кудрин һәм ач халыкка адреслы азык-төлек җыелмасы белән ярдәм итәргә чакыра. Финанс министры Силуанов та, министрлыкның халыкка акчалата ярдәм оештыру мөмкинлеге булуын әйтеп, йөрәкне җылыта.

Илдә азык-төлек дефициты булмасын өчен, мөһим карар да кабул ителде: чит илгә ашлык сатуны тыйдылар. Мондый хәл 2010 елгы корылыкта гына булган иде. Россия шуннан соңгы елларда, ашлык экспортын арттырып, дөнь­я лидерлары сафына басты. Безнең ашлыкка нык бәйле булган илләр бар. 2010 елгы гарәп язы башлануга да нәкъ менә шул корылык һәм ашлык экспортының тукталуы этәргеч биргән иде бит. Әмма бүген ашлыкны читкә озатсаң, үзебездә хәл кискенләшергә мөмкин. Дефицит белән инфляция икесе берләшсә, хәл яман булачак.

Җитмәсә быел да Россиянең икмәкле көньягы коры­лык­тан интегә. Апрель аенда Кубаньда айлык норманың 8 проценты кадәр генә яңгыр яуган. Ростов-Дон шәһәрендә явым күләме 36 процент кына, Ставропольдә – 17. Менә мондый хәлдә бер гасыр элек большевиклар ясаган хатаны кабатларга, ашлыкны читкә озатырга ярамый.

Көнбатыш биржаларында ашлыкка бәяләр кискен өскә сикерә. Бер тонна бодай бәясе 200 евродан  узып китте. Соңгы көннәрдә безнең төбәкләрдә яуган шифалы яңгырларның әһәмияте арта шуңа күрә. Ашлык кына түгел, печән дә зур әһәмияткә ия бит. Пандемия, Аллаһ теләсә, узар, ә менә ризык белән тәэмин ителеш мәсьәләсе бүген глобаль икътисад өчен алгы планга чыга. Шуңа күрә Мәскәү кабул иткән карарны хупламый булмый.

Рәшит Фәтхерахманов 


Фикер өстәү