Пенсиягә чыккач, бирелми калган акчаны ничек алырга?

Байтак кеше пенсиягә чыккач та, эшләвен дәвам итә.  Эшләгән кешенең иминият пенсиясе индексацияләнми. Ул акча кеше гариза язып, ялга киткәч кенә тулысынча күчерелә. Пенсиянең әлеге  киметелгән өлешен алу өчен Пенсия фонды бүлегенә барыргамы яки  ул автомат рәвештә күчереләме?

– Картлык буенча пенсиягә чыгучыга бу уңайдан Пенсия фонды бүлегенә барып йөрергә кирәкме? – дип сорауга Казандагы Совет районы Пенсия фонды бүлеге хезмәткәре Гөлия Хәкимова ачыклык кертте.

– Барлык мәгълүматларны оешма җитәкчеләре җибәрә. Әйтик, кеше март азагында эштән киткән икән, җитәкчелек ул хакта 15 апрельгә кадәр Пенсия бүлегенә хәбәр итәргә тиеш. Җыелып килгән сумма лаеклы ялга чыккан кеше пенсиясенә икенче айда, ягъни май аенда күчерелә.

Исегезгә төшерәбез: Пенсия фондының Татарстандагы идарәсенең “кайнар линия” телефоны (8(843) 279-27-27) республика халкыннан шалтыратулар кабул итә.


Фикер өстәү