Өйдә балалар белән нинди уеннар уйнарга мөмкин?

Май бәйрәмнәре җитә. Өйдә  яки  ачык һавада  балалар белән нинди уеннар уйнап була? Әйдәгез, бергәләшеп искә төшерик әле. Бүген бакчаларда, гаиләләрдә нинди уеннар уйныйлар икән?

Туплы–туплы уен.  Балаларга тупны ыргытканда, төрле ризыклар исемен  әйтәсең. Әйтик, алма, хөрмә , кәнфит… Ашый торган ризык булганда, алар тупны тотарга, ашарга ярамый  торганнарын  төшереп җибәрергә  тиеш.

Көн–төн уены: Көн дигәндә уйныйлар, сикерә, йөгерәләр, төн дигәндә, чүгәләп утыралар. Көн дигәч,  тагын күңел ачуларын дәвам итәләр.

Кошчыклар: Кыршауны идәнгә куясың, аның эченә берничә бала керә.  Кошчыклар оягыздан чыгыгыз диюгә алар “оча” башлыйлар. Өегезгә кайтыгыз дигәч, үз урыннарын бутамыйча,  кыршауга кереп утырырга тиеш. Бу уен игътибарлылыкны арттыру өчен әйбәт.

Хәрәкәтләрне өйрәнәбез:  Биергә, җырларга, сикерергә, утырырга һәм башка күгегүләрне күрсәтәбез. Балалалар моны кабатлыйлар.

Өйдә уйный торган уеннар:

Нәрсә ишетәсең?

Моның өчен башта телевизор-радионы, барысын да сүндереп куясың. Караватка ятасың да, балага  нинди  тавыш ишетелгәнен ачыкларга  кушасың. Бәлкем, күршеләр тавышланадыр, бәлкем, тәрәзәгә кошчык кунгандыр. Һәр ишетелгән тавыш  турында бергәләп  сөйләшәсең.  Әйтик, күрше  белән бәйле берәр хәлне сөйләргә кушарга мөмкин.

Яшергән әйберне тап!  Өйдәге берәр нәрсәне яшереп куясың да, бала шуны табарга тиеш. Ул урынга  якынлашканда, “ җылы” дисең, еракта булсаң, “суык” дияргә кирәк.  Менә шул вакытта табарга җиңелрәк булачак.

Нинди хәрефтән башлана? Өйдәге берәр предметны уйлыйсың да, аның баш хәрефен әйтәсең. Бала шуңа карап, исемен табарга тиеш. Әйтик, чүкеч, ди.  Ч хәрефеннән башлана дисең. Ул инде чиләк, чәй, чәйнек кебек сүзләрне эзли башлый. Бу башны эшләтергә дә яхшы.

Мода күрсәтү: Балалар өйдәге шарф,  эшләпә, төрле күлмәкләр ярдәмендә мода күрсәтеп уйный ала.  Тик монда ертыла торган, яңа киемнәрне читкә алып куегыз.

Ә сез балаларыгыз белән нинди уеннар уйныйсыз?

Сәрия Мифтахова әзерләде

 

Фото: https://pixabay.com/ru/


Фикер өстәү