D витаминының файдалы гына түгел, зыянлы да: аның организмга җитү һәм җитмәвен ничек белергә?

Балачаклары СССР заманына туры килгән кешеләр хәтерли әле: бакчада, мәктәптә һәрберсенә көн саен берәр кашык балык мае каптыра торган булганнар. Аның сос­тавындагы D витамины балаларда – рахит авыруын, олыгайгач, остеопорозны булдырмый дип саналган. Хәзерге вакытта исә белгечләр аны организмда баручы бик күп процессларда катнашучы иң әһәмиятле витамин дип атый һәм кечкенә чакта гына түгел, гомер буе эчеп торырга киңәш итә. D витаминының файдасы һәм зыяны (!) турында гомуми практика табибы Рәшит ФӘТТАХОВтан сораштык.

D ВИТАМИНЫ НИГӘ КИРӘК?
Бу витамин, чыннан да, күп функция башкара. Кайберләрен атап үтик:

кеше геномының 3 процентын (берничә мең генны) җайга сала;
симерүгә, шикәр авыруына каршы тора;
сөякләрне ныгыта (кальцийның үзләштерелүенә ярдәм итә);
кан составында кальцийны арттыручы, ә фосфорны азайтучы гормон күрсәткечен киметә;
җенес гормоннары (тестостерон, эстроген, прогестерон) эшләп чыгарылуга булыша;
иммун күзәнәкләрне барлыкка китерүдә катнаша;
шешләр үсүне, депрессияне, Паркинсон авыруын булдырмый.
D витамины тән тиресенә кояш нурлары (ультрашә­мәхә нурлар) тәэсир итүдән барлыкка килә. Кояш ор­га­низмга D3 витамины керүнең төп чыганагы булып тора. Ә D2 витамины ризык белән керә, ләкин аның микъдары бик аз, витаминга булган ихтыяҗны тәэмин итәрлек түгел.
Әгәр җәй көне кояшта җитәрлек йөрсәк, безнең организм D витаминын синтезларга һәм запаска туплап куярга сәләтле. Ләкин Россия территориясе төньяк полюска бик якын урнашкан, шуңа күрә кышкы чорда тиредә
D ви­тамины эшләп чыгарылмый диярлек. Аның җитмәү билгеләре ачык булып аерылып тормый, шунлыктан пациентлар барысын да арыганлыкка, стресска сылтый һәм вакытында чарасын күрми.

ҖИТМӘҮНЕҢ СӘБӘПЛӘРЕ
D витамины түбәндәге очракларда җитешми:

-рационда майлы балыклар, сөт, каймак, йомырка сарысы булмау;
-организмга кергән кайбер матдәләр тәэсирендә D витаминының таркалып юкка чыгуы;
-э­кватордан еракта яшәү, кышның – озын, көннең кыс­ка булуы;
-урамда аз йөрү, аеруча көндезге 11дән 3кә кадәр –
D витамины эшләп чыгарылу өчен кирәкле УШ нурлар Җиргә килеп җитә торган вакытта;
-шәһәрләрдә һаваның пычраклыгы (УШ нурлар Җиргә бөтенләй төшеп җитә алмый);
-кояштан саклаучы кремнар куллану (нәтиҗәдә D витамины эшләп чыгарылу 90 процентка кадәр кими).

Тагын кайбер кешеләрнең бу витаминнан мәхрүм калу ихтималы бар:

-кояш яктысында булган килеш тә, һәрвакыт тәннәрен кием белән каплап йөрүчеләр (мәсәлән, дини карашлары буенча);
-көн буе өйдә торучы, офиста эшләүче, төрмәдә утыручылар;
-үт куыгы начар эшләгәннәр (D витамины организмга кергән очракта да үзләштерелми);
-тумыштан кара-кучкыл тәнлеләр;
-артык авырлык җыйганнар.

D ВИТАМИНЫ ҖИТМӘСӘ, НИ БУЛА?
Организмда җитди үзгәрешләр килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән:

югарыда телгә алынган рахит – балаларда, остеопороз – өлкәннәрдә (сөяк тукымасында матдәләр алмашы бозылу аркасында, сөяк тиз сынучанга әйләнә);
йөрәк һәм кан тамырлары системасы авырулары, кан басымы күтәрелү, таркау склероз;
иммунитет көчсезләнү, аллергияләр, псориаз, бронхиаль астма, ревматизм;
пародонтоз;
юан эчәктә, сөт бизләрендә, күкәйлекләрдә, мәни бизендә шешләр;
хроник арыганлык, депрессия, йокысызлык;
мускуллар көчсезләнеп, егылу ихтималы арту;
яхшы сперматазоидларның саны һәм хәрәкәтчәнлеге кимү (ирләр кысырлыгы);
хатын-кызларның күкәйлекләрендә күпсанлы кисталар барлыкка килү;
баланың вакытыннан алда тууы, 3-4 айлык яралгыда төрле чирләр килеп чыгу.

АРТЫГЫ ЯРАМЫЙ!
Дозасы артып киткән очракта бик куркынычка әверелә һәм аяныч нәтиҗәләргә китерә торган бердәнбер витамин бу. Майда гына эри торган булганга, организмнан тиз генә чыгып бетми. Концентрациясе зур булганда, ул күзәнәкләрнең мембраналарын җимерә, матдәләр алмашын боза. Сидектә кальций, аксым, эритроцитлар, күп күләмдә лейкоцитлар барлыкка килә. Кальций мускулларга, кан тамырларына, эчәкләргә утыра. Шуның аркасында йөрәк мускулының кыскаручанлыгы бозылып, йөрәк хәлсезлеге билгеләре сизелә башлый. Бавыр, бөерләргә дә зыян килә.
D витамины артып китүнең билгеләре йогышлы авыруныкына охшаган булу хәлне катлауландыра. Пациентлар D витаминының агулы икәнен белми, аны зур дозада эчкәнлеген табибка әйтеп тә тормый. Шуңа күрә токсикология бүлегенә илтәсе урынга аны йогышлы авырулар хастаханәсенә алып китәләр.

ТӘҮЛЕКЛЕК ДОЗА
АКШ, Канада, Европада һәм Россиядә нормалар бер төрлерәк:

бер яшькә кадәр сабыйларга – тәүлеккә 400 МЕ;
балаларга һәм өлкәннәргә – 600 МЕ;
70 яшьтән өлкәнрәкләр һәм йөкле яисә бала имезүче хатыннарга – 800 – 1200 МЕ.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы йөкле хатыннарга D витаминын ризыктан алырга, ә даруханәдә сатылучы өстәмәне әлеге витаминның җитмәве анализлар белән расланган очракта гына кулланырга киңәш итә.
D витамины D2 һәм D3 рәвешендә чыгарыла. 1 МЕ (международная единица) D2 яки D3нең 0,25 микрограммына тигез.
D витаминының кандагы нормасы 31 – 100 нг/мл (нанограмм/миллилитр). Бу күрсәткеч 21 – 30 булу – витаминның җитмәве (гиповитаминоз), 20дән ким булу кытлык (авитаминоз) дип санала.

D витамины җитмәү билгеләре артык булу билгеләре:
– хәлсезлек, тиз ару;
– ярсучанлык;
– йокысызлык;
– мускуллар һәм буыннар авырту;
– ашкайнату-эчәклек системасы эшчәнлеге бозылу;
– кәеф булмау;
– тәндәге яраларның озак төзәлүе;
– чәч коелу, тырнаклар сыну;
– тиренең артык корылыгы;
– ОРВИ (тын юлларының вируслы инфекциясе) белән еш чирләү;
– эч кату;
– сөякләрнең сынучанлыгы;
– тешләрдә тиз арада кариес пәйда булу;
– акыл зәгыйфьләнү. – хәлсезлек, тиз ару;
– йокысызлык;
– баш авырту;
– эчәсе килү;
– аппетит югалу һәм ябыгу;
– косу;
– эч кату;
– кече йомышка еш йөрү, ә аннары сидек бүленеп чыгу азаю;
– йөрәк сикерү;
– кан басымы күтәрелү;
– бавыр зураю;
– кызышу;
– эч авырту, мускуллар, сөякләр сызлау;
– күрү начарлану;
– психоз.
Югарыда әйтелгән сәбәпләр аркасында, безнең ил кешелә­ре D витаминына һәрвакыт мохтаҗ, дияргә дә мөмкин. Шуңа күрә аның профилактик дозаларын эчмичә булмый. Тик шуны белегез: әгәр поливитаминнар да, D витамины да эчәсез икән, аның гомуми дозасын санап карагыз. Юкса күбебез аның поливитаминнар составында барлыгын онытып җибәрә. Иң мөһиме: дәвалау дозасындагы витаминны үз белдегегез белән эчә башларга ярамый! Таб­лицада ачык күренә: D витамины җитмәүнең дә, артык булуның да күп симптомнары охшаш. Димәк, профилактика өчен генә эчәргә уйлаганда да, алдан аның сезнең организмда күпме булуын тикшертергә һәм табиб белән киңәшергә кирәк.


Фикер өстәү