Таиланд һәм Балидан кайтучыларның коронавирус белән авырмаулары ачыкланган

Таиланд һәм Балидан кайтканнан соң карантинга озатылган татарстанлыларның яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә үткәрелгән тестлары тискәре нәтиҗә күрсәткән.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте. Дубайдан кайтучыларның нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.

«Карантинда утыручы татарстанлыларга бәйле вазгыять мондыйрак: Балидан кайткан 27 кешенең барысының да беренчел нәтиҗәләре тискәре, Дубайдан кайтучыларның нәтиҗәләре әле әзер түгел», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, Таиландтан кайтучыларның коронавируска кабат үткәргән тестлары тискәре нәтиҗә күрсәткән.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Балига ял итәргә киткән татарстанлылар Россиягә 26 апрельдә кайтты. Аңа кадәр 10 көн алдан Таиландтан бер төркем туристлар кайтып төште. Аларның барысын да «Ливадия» һәм «Васильево» шифаханәләренә карантинга озаттылар.

https://tatar-inform.tatar/news/health/28-04-2020/tabiblar-tailand-m-balidan-kaytkan-tatarstanlylarda-koronavirus-infektsiyase-tapmagan-5739373


Таиланд һәм Балидан кайтучыларның коронавирус белән авырмаулары ачыкланган” язмасына фикерләр

  1. Ул нинди катлам кешеләр соң? Ярлы халыкка бөтен ишекләр дә ябык, боларга киресенчә, өф-өф итеп иркәләп йөртәләр үзләрен. Берәүләргә Ленин һәйкәленә якын килсәң — штраф, икенчеләргә шифаханәдә корсак сыпырып яту. Ник ачык итеп язмыйсыз, бу нинди ике төрле стандартлар?

Фикер өстәү