«Үлгән ирем белән каенанам алырга кайтканнар иде, ә мин өлгермәдем… »

Бу ялларда тагын онкология диспансерын атлап керергә туры килде. Туганыбызга операция ясыйсылар, янында торырга кеше кирәк иде. Машинадан төшеп, эчкә үтүгә моннан 15 ел элек кичергән хисләр биләп алды. Хәер, ул чактагы соры биналар, салкын палаталар, тар коридорларның эзе дә калмаган. Диспансерны бөтенләй яңартканнар. Үзем атлыйм, уйлар теге чакта илтә.

… Әнине реанимациягә чыгарып салганнарын да хәтерлим мин. Анда берәүне дә кертмиләр. Ә мин чыгу юлын бутап, ялгыш шунда килеп кердем. Кизү торучы шәфкать туташы да юк. Әкренләп караватта ятучылар арасыннан әнине эзлим. Менә таптым да! Әллә кайдан танып алдым. Андагы салкынлык. Ул турыда уйласам, әле дә каз тәннәре бәреп чыга. Бар дөньямны онытып, әнинең өстенә юрган каплыйм. Шул чакта кулдан тотып алган шәфкать туташына әле дә рәхмәт укыйм. Борчылмагыз, мин аны карап торырмын, дип мине озатып куйган иде ул мине.

Менә тагын шул ук реанимация. Хәзер анда кереп булмый.  Ерактан туганымны алып килүчеләр күренде. Баксаң, операциядән соң аңына килгән икән. Палатага чыгарыр өчен мине көтеп торганнар. Ә анда алар дүртәү. Наҗия әбинең кызын да санасаң, бишкә тула. Шунысы гаҗәп – өйдән коронавирустан куркып кына чыксам да, биредә ул турында бөтенләй онытасың. Монда башка тормыш. Урамнан керүчеләр кулына перчатка кимәгән, дөрес битлексез кеше юк. Сак хезмәте аскы катта ук тән температурасын үлчәп, кулларны антисептик белән юдыртып кертә. Бүлеккә кергәч, кем янына килгәнеңне, кая яшәгәнеңне, телефон номерыңны язып калдырасың.  Палатада да, коридорда да битлек киюче юк.

Балык  Бистәсеннән килгән 82 яшьлек Тәскирә әби дә монда.

– Ашказаны тирәсе гел авыртып тора иде. Тикшеренә торгач,операция кирәклеге ачыкланды. Килдем инде, яшисе килә бит. Кайчан кереп әйтерләр инде. Операциядән соң караучым булырмы, белмим. Вирус дип кертмиләр дә икән бит әле, – ди ул.

Бар өмете улында икән. “Ул да икенче елга пенсиягә чыга инде.Әллә кайчан эшләвеннән туктар иде. Җәй туып, икенче елны гына  туган дип яздырткан идек. Янәсе, армиягә соңрак китәр, дидек. Менә  бүген дә улымны көтеп утырам. Чәйнек кирәк. Чәйләре тәмле түгел”, – ди әби.

Ул бер дә күңелен төшерми. Яшел Үзәннән килгән Алсу апа да яшисенә ышана.

–  Монда килер алдыннан төш күрдем. Үлгән ирем белән каенанам мине алырга кайтканнар. Ирем матур итеп киенеп, машинада көтеп утыра. Мин чыгарга әзерләнәм. Тик бер язуны таба алмыйм бит. Әй актарам сумкамны, әй актарам. Мин әзерләнгәнче, болар китеп барды. Уяндым да төшемне яхшыга юрадым. Әле яшим икән, дидем, –  ди ул.

75 яшьлек Наҗия апаны да кадерләп кенә торалар. Операция булганга 7 көн үткән инде. Әмма әле дә туганнары янында куна, кулыннан гына тотып йөртәләр.

– Эчәкләрем озын булган. Беразын кисеп ташладылар, – ди ул шаяртып. – Алды-арты хәерле булсын. Болай булгач, яшибез. Әле бит анализ нәтиҗәләре килмәде. 14 көн көтәсе. Начар икән, тагын дәваланырбыз, яхшы булса, дөрес ашарга өйрәнербез.

Мин исә, кешеләрнең тормышка карашларын уйлап утырам. Моңарчы, яман чир диагнозын куркып кабул итсәләр, яшәмим дип төшенкелеккә бирелсәләр, хәзербар да башкача икән. Кеше авыру белән көрәшергә өйрәнгән. Күзләрендә яшәү нуры балкый. Ничек тә аякка басарга, алга атларга тырышалар. Алар янәшәсендә бер төн уздыру да, сине бөтенләй үзгәртә. Үзизоляция дип зарланулар юкка чыга, яшәү кадере арта, сәламәтлекнең иң кирәк нәрсә икәненә тагын да инанасың. Хастаханә ишеген ябуга, күңелдән түбәндәгеләрне кабатлыйм: балаларым, якыннарымны начар чирләрдән сакласаң иде, Ходаем…

 

Гөлгенә Шиһапова


3 фикер

  1. Аллаhы Тәгалә
    башка беркемгә дә андый чирләр күрсәтмәсен!Барыбыз да сау-сәламәт булыйк,Аллаh кушканнарын үтик,хәләл ризыклар гына ашыйк-эчик,хәрамнан үзебезне hәм якыннарыбызны саклыйк

Фикер өстәү