Казанда йогышлы авырулар хастаханәсе төзелә башлады

Казанда 230дан артыграк урынлык яңа йогышлы авырулар хастаханәсен төзү эшләре башланган. Ул Җиңү проспектындагы Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе тирәсендә 2,2 гектар мәйдандагы җир биләмәсендә корыла.

Дүрт катлы монолит-кирпеч бинаны югары технология­ле медицина җиһазлары, ИВЛ аппаратлары, компьютер томографы, УЗИ һәм башка заманча җиһазлар белән тәэмин итү күздә тотыла. Кабул итү бүлегендә 10 бокс урнаш­тырылачак. Планда шулай ук «Ана һәм бала» палаталары сыйфатында файдаланылачак бер урынлы – 20 һәм ике урынлы 100 бокс эшләү күздә тотылган. Барлыгы 232 ятак-урын, шул исәптән 12 реанимация урынын булдыру планлаштырыла. Гадәттән тыш хәл килеп чыгу очрагы өчен яңа хастаханәдә 504 ятак-урын (шуның 24е – реанимация ятагы) булдыру мөмкинлеге каралган.


Фикер өстәү