Быел 30 000 кеше ифтар җыелмасы белән сыйланачак

Соңгы елларда рамазан аенда республика район-шәһәрләрендә ифтар мәҗлес­ләре оештырыла иде. Аның иң зуры Казанда уза иде. Быелгы вазгыятьбәйрәм рухын бераз сүрелдерде, әмма респуб­лика ифтары оештырыла. Үзенчәлеге шунда:  Татарстан Республикасы Диния нәзарәте бу юлы аның колачынике мәртәбә киңәйтеп, 30000 кешене ифт ар җыелмасы белән сыйларга булды.

Көн саен «Ак барс Арена» стадионында һәм «Туганавылым» милли-туристлык комплексында 1000 азык-төлек җыелмасы тутырылып, мохтаҗларга тарату өчен, Казан имамнарына һәм Татарстан районнарымөхтәсибләренә тапшырыла. Әлеге азык-төлек җыелмасына пылау яки итле бәрәңге (җылытып ашарга), чәкчәк, су, җимеш, татлы камыр ризыгы салына.

Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды җитәкчесе Булат хәзрәт Мәрданов сөйләвенчә, Диния нәзарәте,  дөньядагы вазгыятьне исәпкә алып, быел ифтар җыелмасын фәкать мохтаҗларга гына таратырга булган. Зәкятлеләр көн саеняңа мәчет вәкилләрен җәлеп итәргә тырыша, кулларыннан килгән кадәр үзләрендәге мохтаҗлар исемлеге буенча үз хезмәткәрләре дә тарата. Инде Питрәч, Арча, Лаеш, Яшел Үзән, Биектау, Кама Тамагы, Алексеевск  районнары мөхтәсибләре үзләренә тиешленеалып киткән (район мөхтәсибләре бер үк вакытта «Зәкят» фондының районнардагы вәкилләре булып та санала). Бүген-иртәгә Балык Бистәсе, Чирмешән, Чаллымөхтәсибләре килергә тиеш. «Казан имамнары, берничә дистә мохтаҗ кешенең исемлеген булдыруга, шалтыратып, килеп алып китә», – ди Булат хәзрәт.

Мохтаҗларны ачыклауда «Зәкят» фондының үз шартлары, таләпләре бар. Моның өчен ярдәмгә ихтыяҗы булганнар алдан гариза яза. Һәр категориянең ниндидокументлар китерергә тиешлеге турында үз исемлегебар. Гариза белән бергә шул документларны да тапшыра. Әйтик, авыру баласы булса, медицина оешмасыннанбелешмәләре булырга тиеш. Күпбалалы гаилә икән, ничә баласы булуын, бергә торуларын, бер кешегә күпме керемтуры килүен исбатлавы зарур.

– Хәер, без болай да бик мохтаҗ кешеләргә инде ап­рель башыннан азык-төлек тупланмалары тарата башладык. Әйтик, рамазан башланганчы, 200 кешегә ярма, сыек май, шикәр кебек ризыклардан торган җиде килолыҗыелмалар илтеп бирдек.  Андыйларга шулай ярдәм итәбез. Тик мөмкинлегебез чикле булганга, барчафәкыйрьләргә дә ярдәм итә алмыйбыз, – дип көрсенә Булат хәзрәт.

Теләге булганнар бу эшкә кушыла ала. 7715 кысканомерына «Ифтар» сүзе язып акча күчерү мөмкин. «Ифтар» сүзе генә китсә, телефоныгыздан фондка 50 сум акча күчәчәк. «Ифтар» сүзеннән соң буш ара калдырып 200, 300 яки башка сумма язсагыз, шулкадәр акча күчәчәк (бер ифтар җыелмасына 300 сумлык азык-төлек керә).

Рамазан ае башлануга, Казан мәчетләре үзләре дә буэшкә актив кушылды. «Мәрҗани» мәчете рамазан аекерүгә йөздән артык кешегә үз кафесында пешереп ифтарашлары тарата башлаган.

– Өч төрле меню каралган. Итле шулпа, пылау, җиләк-җимеш тә бар. Пешерү, тарату, ашчыларга түләү чыгымнарын исәпкә алсаң, көнгә 35 мең сум акча тотыла. Мөмкинлеге, теләге булган кеше 89272491631 телефонына шалтыратып ярдәм итә ала. Ризык таратыргабулышучыларны да көтәбез, – диде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

«Ярдәм» мәчете узган елларны ике Рамазан чатырыкорып, икешәр мең кешене авыз ачтыра башлаган иде.

– Быел да шушы кадәр кешене ифтар ризыгы белән сыйлыйбыз. Шөкер, алты зур казаныбыз бар. Пешереп, кайнар ризык таратабыз. Без инде мохтаҗларны тукландыруга эпидемия башлануга ук тотынган идек. Улвакытта көнгә 800 кешене сыйладык.  Рамазан ае керүгә бу исемлекне ике меңгә җиткердек. Ярдәмгә мохтаҗлар исемлегендә күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр, күпбалалы гаиләләр, ялгызы бала үстерүчеләр, авыру баласыбулганнар, картлар, карчыклар, сугыш һәм хезмәт ветераннары бар, – дип сөйләде безгә «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов.

«Гаилә» мәчетендә дә атна саен мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмасы тараталар. «Безнең мохтаҗлар исем­легендә меңнән артык гаилә бар», – ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Республика ифтарыннан бирелгән өлешне – 150 азык-төлек җыелмасын алар беренче көнне үк алыпкайтып тараткан инде.

 


Фикер өстәү