Иске йортта яшәүче 94 яшьлек әбинең язмышы ничек хәл ителер?

Социаль челтәрләрдә Азнакай районының Тымытык авылында яшәүче әби турындагы видео халыкта шау-шу кузгатты. Видеодан аңлашылганча, бик иске йортта яшәүче әбигә авылдашы ашарга китерә. Без әлеге хәл турында белештек һәм мәсьәләгә бер яклы гына карарга кирәкмәгәнлегенә инандык.
94 яшьлек Миңсылу Мөхәммәтгалиева чыннан да ялгызы гына яши икән. Кияүгә чыкмаган, балалары юк. Ерак түгел генә туганнары да яши. Күпмедер вакыт әби аларда да яшәгән, тик “үз йортым, үз низегем” дип, кабат өенә кайта икән.
— Өлкән яшьтәге кешегә каршы да килеп булмый. Әби барыбызның да контролендә. Аңа авыл советы да, социаль хезмәткәр дә күзәтчелек итеп тора. Район администрациясеннән дә әледән-әле хәл белешеп торалар, – диделәр безгә.
Миңсылу апа картлар йортына да китәргә теләми икән. Өе дә бик иске, тисәң, ишелергә мөмкин, дип куркалар. Шулай да Авыл советы һәм район җитәкчелеге ярдәме белән якын көннәрдә йортның түбәсен алыштыру мөмкинлеген карыйлар. Йорт иске булса да, газы кергән, миче эшли, өе җыштырыла, туганнары ашарга пешерә.
Бу атнада гына районнан килеп, хәлен белешеп киткәннәр. Сөйләшүләрдән соң, әбине туганнарында яшәргә күндергәннәр.
— Әби үз акылында, зиһенле. Беркемгә дә үпкә, ачу сакламый. Җитәкчеләргә дә рәхмәт кенә әйтә. Нишлисең, өлкән кешеләргә гомер иткән нигезен калдырып китү авыр шул,- ди авылдашлары.
Аларның сүзләре буенча, Миңсылу әби 16 ел буена Тымытык урта мәктәбендә интернатта җыештыручы булып эшләгән.
— Пенсиягә чыкканнан соң да мәктәп белән элемтәсен өзмәде. Мәктәп коллективы авыл советы белән берлектә аңа гел ярдәм итеп яши, – ди укытучылар. – Һәрдаим хәлен, яшәү рәвешен тикшереп торабыз. Мәктәптә үткән ярминкәләргә, төрле чараларга чакырабыз, да ризыклата дә ярдәм итәбез. 6 нчы сыйныф укучылары, юнармеецлар отряды үз чиратында ярдәм итәләр, өенә суын кертәләр, кыш көне карын көриләр. Шулай ук аңа социаль хезмкәткәр дә беркетелгән. Ул да эшен җиренә җиткереп башкара. Хәзерге вакытта Тымытык мәктәбендә эшләүче укытучылар арасында Миңсылу апа эшләгән вакытта укырга туры килгәннәре дә бар. Алар барысы да аны яхшы яктан гына искә ала, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү