Бүген Татарстан Президенты Чаллыга эшлекле сәфәр кыла. Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә Рөстәм Миңнехановка иң элек “КамАЗ”да эпидемиягә каршы киемнәрнең ничегрәк җитештерелүе күрсәтелде.
“КамАЗ” гавами акционерлык җәмгыятенең апрель аенда битлекләр, дезинфекцияләү эремәләре һәм эпидемиягә каршы киемнәр җитештерә башлавын беләбез. Бу товарларның барысы да предприятие ихтыяҗларына тотыла. Хәзерге вакытта 25 меңгә якын кеше автогигантның өзлексез эшләвен тәэмин итә. 9 меңнән артыграк хезмәткәр өйдән торып эшләүгә күчерелгән. Чир “баш калкытуга” ук, предприятиедә коллектив арасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, кирәкле барлык санитария-эпидемиологик чаралар күрелгән.
“КамаАЗ”, үз хезмәткәрләрен эидемиядән саклау чаралары белән тәэмин итүдән тыш, медицина оешмаларына да индивидуаль саклану чараларын бушлай тапшырып килә. 27 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, биредә бер тапкыр кулланыла торган 7,8 мең медицина киеме. 57,7 меңнән күбрәк битлек җитештерелгән инде. Заводның тегү цехына 45 кеше җәлеп ителгән.
Президент преприятиеләрдә эпидемиядән саклану буенча катгый чаралар күрергә кирәклеген басым ясап әйтте. “Коллективларны чирдән саклау бик мөһим. “КамАЗ” – үз хезмәткәрләренең иминлеген кайгырту үрнәге. Предприятиеләрдә инфекция таралу куркыныч зур. Кайберләрендә мондый хәлләр булгалады да инде. Хезмәткәрләрнең иминлегенә салкын карауга юл куярга ярамый – җитәкчеләр кешеләрнең сәламәтлеге өчен шәхсән җавап бирә. “Роспотребнадзор”га мондый эш бирүчеләрне катгый төстә җаваплылыкка тарту тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттем,” – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat