Ашыгыбрак яшәдең һәм ашыгып китеп тә бардың, Алсу! (Хезмәттәшебез Алсу Хәсәнованың вафатына 5 ел булды)

Алсуны күрүгә, иң элек Такташ поэмасы искә төшә иде дә: “Урам буйлап Алсу килә, үзе усал, үзе сөйкемле”, – дип сүз башлый идем. Шулай исәнләшә идем мин аның белән. Һәм икебез дә авыз ера идек. Әйе, усал иде Алсу. Үз сүзен бик бирмәс, кеше сөйләгәндә, “әйе, әйе” дип баш селкеп кенә тормас, һәрвакыт үз фикерен кыстырып куяр иде мәрхүмә.

29 апрель – аның вафат булган көне. Каләмдәшебез Алсу Хәсәнованы югалтуыбызга да биш ел тулып киткән икән. Аны искә алып, күңелдә җанландырып утырам да яңадан Такташ шигырен кабатлыйм. Тамбов егете нәкъ безнең Алсу турында язган, ахрысы, дип уйлыйм. Ул да шагыйрь героинясы кебек үк “җирне, һәр нәрсәне сөя” иде.
Ә усаллыгы бары тик эш белән генә бәйле иде аның. Эшкә ай усал иде ул. Һәр эшкә: “Кая, үзем”, – дип, иң беренче тотынды. Бәлки кайберәүләргә ошап та җитмәгәндер. Алсу: “Риман абый, мин кеше белән башта сүзгә киләм, аннан дуслашам”, – дип әйткәли иде. Кешене шулай үзенчә сынагандыр инде ул, чөнки юхаланганнарны җене сөйми иде. Аның усаллыгыннан исә берәүгә дә зыян килмәде. Шуңа күрә барыбыз да яраттык Алсуны. Эшкә бераз соңга калып килсә, берәребез: “Чево-то Алсу күренми әле бүген”, – дип юксынып әйтми калмый иде.

Кайвакыт мин аны бик ашыгып яшәмәде микән, дип тә уйлап куям. Эшкә усаллыгы да шуннан килмәдеме икән, дим.
Бер елны Казахстанның Уральск шәһәренә Сабан туена дәштеләр. Моны ишетүгә, Алсу: “Үзем барам, яме!” – дип әйтеп куйды. Бервакыт Төркиягә чакырдылар. Алсу төрек егетендә кияүдә иде. “Иремнең туганнарын да күрәсем бар”, – дип, “үзем барам”ын да кыстырып куйды.

Иң әһәмиятлесе, бөтен дөньясын биреп эшли иде Алсу. Безне Төркиядә “Казан татарлары музее”на алып барганнар иде. Каләм әһелләре белән телевизионщиклар да бар. Газетага язма әзерләү өстенә телесюжет әзерләргә дә тотынды Алсу.

Башкалар авыз ачып өлгергәнче: “Ачуланмагыз, интервьюларны үзем алам”, – дип әйтеп куйды.

Начар авыруы барлыгын да сиздерми йөрде ул. Соңыннан белүемчә, Казахстанга сәфәр чыкканда, яман зәхмәт йоккан булган инде аңа. Сиздермәде. Хәер, юлда барганда, бер мәртәбә: “Риман абый, алгы урындыкка утырыйм әле, никтер күңел болгана”, – дип әйтеп куйган иде. Әйтте дә: “Әллә балага уздым микән?” – дип шаяртып та куйды. Шулай шаярта-көлешә күп җирләр гизеп кайттык без аның белән, Казахстан, андагы миләттәшләр турында күпме язмалар әзерләдек, инде барысы да сагынып сөйләргә генә калды.

Без аның китәсенә ышанмадык, бүлмәдәшләре: Фәния Әхмәтҗанова, Гөлинә Гыймадова, Рәшит Минһаҗ һәм мин: “Үлемне усаллыгы белән җиңәчәк әле Алсуыбыз”, – дип үзара сөйләшә, күңелне тынычландыра идек.
Алсу сеңелем, моннан берничә көн элек әниең синең рухыңа дога укытып ифтар ашы уздырган иде. Бара алмадык, безгә рәнҗемә инде. Сине догадан калдырганыбыз, искә алмаган көнебез юк. Урының оҗмахта булсын!

Риман Гыйлемханов


Ашыгыбрак яшәдең һәм ашыгып китеп тә бардың, Алсу! (Хезмәттәшебез Алсу Хәсәнованың вафатына 5 ел булды)” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ