Майда пенсияләрне алданрак бирәчәкләр

Май бәйрәмнәре көннәрендә Татарстанда пенсионерларга пенсия түләү графигы үзгәрде. Бу хакта Казандагы Яңа Савин районы Пенсия фонды бүлеге хәбәр итте.

“Татарстан почтасы” идарәсе пенсияләрне вакытыннан алдарак китерәчәк. 3–5 май көннәрендә бирелә торган пенсияләр 2 майда, почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимы буенча китереләчәк. 9 май көне китереләсе пенсияне пенсионерлар 7–8 майда алачак. Калган көннәрдә пенсияләр график буенча, Татарстан почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимыннан чыгып түләнәчәк. Кредит оешмалары аша түләнә торган пенсия Һәм башка социаль түләүләр расланган график буенча җибәреләчәк.

Почта элемтәсе аша пенсия алуга кагылышлы сораулар буенча үз участогыгыздагы хат ташучыга, яисә сезгә хезмәт күрсәтүче почта элемтәсе бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 8-800-100-00-00 телефоны буенча Россия Почтасының “кайнар линиясе”нә дә шалтырата аласыз.


Фикер өстәү