Интернетта товар турында фикернең дөресме-юкмы икәнен ничек белергә?

Коронавирус панедмиясенә бәйле үзизоляция дәвам итә. Шул сәбәпле сәүдә үзәкләренең ишекләре әлегә ябык булганлыктан,  еш кына интернет-кибетләргә заказ бирергә туры килә.Халыкта, бигрәк тә яшьләрдә җәйгә кием-салым яңарту теләге көчле ләбаса.

Әйе, теге яки бу товарга заказ биргәнче, интернетта аның турында фикерләрне укып чыгарга тырышабыз үзе. Әмма кайвакыт арада ялганлап язылганнарының күп булуын гына онытып җибәрәбез. Җитештерүче-фирма яки кибет хуҗаларының кемнәргәдер акча түләп яздырган фикерләрен сатып алучыларның эчкерсез фикереннән ничегрәк аерырга соң?

* Махсус заказ биреп яздырылган фикердә гадәттә купшы мактау сүзләре күп була.  Әйтик, без – гади кулланучылар, ниндидер әйбер үзебезгә ошый икән, барысы да әйбәт, сыйфаты даначар түгел, дип язабыз да – шуның белән шул. Ә менә фирма яки кибет хуҗаларына эшкә ялланган копирайтерлар “искитмәле товар”, “искиткеч шәп сыйфатлы”, “иң арзанлысы”, “иң яхшы компания” кебек сүзләрне кызганмыйча “сибә”. Шул ук вакытта алар әйбернең кимчелекләрен күрсәтергә “оныта”. Күрсәтсә дә, “шулай булуына карамастан…  дип башлап җибәрә дә, җитешсезлекне аклап куя.

*  Гадәттә без сатып алынган товарны кулланып-сынап карыйбыз да, аның нечкәлекләрен белеп алгач, кайсы яктан ошавын, кайсы яктан ошамавын тәгаен генә язып куябыз.  Шулай икән, интернеттагы фикернең гомуми сүзләрдән генә торуы сагайтырга тиеш.Копирайтерның товар нечкәлекләренә төшенеп торырга йә вакыты, йә теләге булмавын аңлата бу. Нечкәлекләргә бик нык кереп китү дә шикле. Гадәти кулланучы белә алмаган нечкәлекләр турында сырлау фикернең компания хезмәткәрләренең кулы белән язылуы турында сөйли. Фикердә товар яки җитештерүче фирмаатамасының күп тапкырлар телгә алынуы да аның кулланучы тарафыннан түгел, бәлки товарны шушы төп сүзләр буенча интернетта ешрак табуларына өметләнгән махсус кешеләр тарафыннан язылуын аңлата.  

* Гади кулланучылар фикере тәүлекнең төрле вакытында пәйда булырга мөмкин. Кеше үзенә кайчан уңайлы, кайчан вакыты була, шунда яза. Копирайтерлар исә, гадәттә, билгеле бер көннәрдә һәм сәгатьләрдә эшли. Шуңа күрә интернет киңлекләренә гел бер үк вакытта “эленә” торганфикерләрнең ялган булу ихтималы гаять зур.Текст авторының шул бер үк кеше икәнен исә язу стиленнән, җөмлә төзелешеннән, еш куллана торган сүзләреннән һәм хәтта хаталарыннан да танырга була.


Фикер өстәү