Ярдәм янәшә: бушлай азык-төлек җыелмалары кемнәргә бирелә?

Республикада әнә шул исемдәге акция башланып китте. Аның кысасында Татарстанның 43, Казанның  җиде районында яшәүче мохтаҗ гаиләләргә 55052 азык-төлек җыелмасы өләшәчәкләр.  Беренче машина, кичә кич юлга кузгалып, тиешле районнарга барып та җиткән инде. Бүген-иртәгә Тукай районында 627, Минзәләдә 554, Актанышта 666 гаиләне сөендерәчәкләр.

Бу хакта Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

Республикада коронавируска бәйле оештырылган  «Ярдәм янәшә» дигән акция киң колач алды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән оештырылды. Президент бу чарага  үзе дә бик теләп өлеш кертте. Авыр хәлдә калган кешеләр өчен әлеге ярдәмнең иң кирәк чагы, – ди Ләйлә Фазлыева. – Мондый ярдәм бу гаиләләргә дүрт тапкыр киләчәк. Һәр җыелманың составы төрле булачак. Бүгенге бер тартма 1200  сумга чыга. Киләсе тартмаларның бәяләре үзгәрергә дә мөмкин. Чөнки без халыктан кире элемтә көтәбез. Боларны тартканнан соң, кешеләргә тагын ниләр кирәген беләчәкбез.

Бу акциядә ярдәм итәсе килгән һәркем катнаша ала. Булышырга теләүчеләргә «Ак барс Созидание»хәйрия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Без азык-төлек җыелмасын җыеп бирәбез. Һәр тартмага яшәр өчен беренче чиратта кирәкле ризыклар тутырылачак. Бу гаиләләр ике тупланманы май аенда, икесен июньдә алачак. Казан районнарына тиешле тартмаларны шәһәр үзе тарата, калган районнарга илтеп тапшыру безнең өстә. «Бәхетле» сәүдә челтәре моның өчен үз машиналарын куллана. Барлык күчтәнәчләрне тарату өчен 200 фура кирәк булачак. Икенче төрле әйткәндә 50 вагон дигән сүз бу.  Без һәр көнне 10 мең тартма тутырабыз. Биш көндә беренче партияне төреп җибәрергә кирәк, – ди «Бәхетле»сәүдә челтәре генераль директоры Мөслимә Латыйпова.

Тартмага тутырасы товарлар исемлегенреспубликаның коронавируска каршы штабы тәкъдим иткән. Әмма ул исемлек үзгәреп торачак. Мөслимә ханым әйтүенчә, бер генә төр товарны үзгәртмәячәкләр. Бу – тушенка. Ә менә соңрак тутырыласы тартмаларга тиз бозылмый торган җиләк-җимешләр дә салмакчылар.

Ярдәм алачак гаиләләр Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аша билгеләнгән. Алар арасында  ярдәмне иң күп алучы төркемнәр –  җан башына уртача керем яшәү минимумыннан (8938 сум) ким булган гаиләләрдәге 8 яшьтән өлкәнрәк 23 мең бала, уртача кереме яшәү минимумыннан ким булган, ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 16 мең пенсионер, әти-әнисе үзмәшгуль яки кризистан зыян күргән тармакта эшмәкәр булган гаиләләрдәге9 мең бала да бар. Беренче 55 мең тартманы алучыларның 15 меңе Казанда, 6,1меңе – Чаллыда, 3,2 меңе – Түбән Камада, 2,2меңе Әлмәттә яши.

– Менә әле генә тартмаларны бушатканнан соң, документларга кул куйдык. Килгән машина кузгалырга тора. Районыбызга мондый ярдәм күрсәтелүгә бик шатбыз. Арада төрле кешеләр бар бит.  Безгә 666 тартма килде. Волонтерлар ярдәме белән аны тиз бушаттык.  Азык-төлек җыелмасы алты төрле категория кешеләргә таратылачак. Һәр юнәлеш өчен җаваплы кешеләр бар. Бүген кич һәм иртәгә бу күчтәнәчләр үз хуҗаларын табачак, – ди Актаныш районы хакимият башлыгының социальмәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева.

Сүз уңаеннан, әлеге күчтәнәчләр Тукай районына иртәнге алтыда ук килеп җиткән. Бүген районга  эшлекле сәфәр кысасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Ул әлеге тартмаларны өләшүче «Ярдәм янәшә» дип аталган республика хәрәкәтендә катнашучылар белән очрашты.

Әлеге хәрәкәткә 60 меңнән артык  кешекушылды. Алар арасында волонтерлар, хәйриячеләр, коммерцияле булмаган социальюнәлештәге оешмалар, эре сәнәгать предприятиясевәкилләре, кече  эшмәкәрләр һәм башкалар кайгысына битараф булмаган киң күңелле кешеләр кушылган.

– Сез бик саваплы эш башкарасыз. Хәзерге катлаулы вазгыятьтә ярдәм бик кирәк. Безнең максат – авыр хәлдә калган гаиләләргә игътибарлы булу. Сезнең ярдәмнән башка моны эшләп булмас иде, – диде Президент волонтерларга.

Азык-төлек җыелмасы кемнәргә тиеш?

Җан башына уртача керем яшәү минимумыннан ( 8938 сум) ким булган гаиләләрдәге 8 яшьтән өлкәнрәк балаларга.

Җан башына уртача керем яшәү минимумыннан ким булган, әтисе яки әнисе алимент түләүдән качып йөргән гаиләдәге балаларга.

Опека һәм попечительлек бурычлары бушлай башкарылучы гаиләләргә.

– Социаль яктан имин булмаган дип исәпләнгәнгаиләләргә.

Уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәкялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга.

Әти-әнисе үзмәшгуль яки кризистан зыян күргән тармакта эшмәкәр булган гаиләләрдәгебалаларга.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү