Бал кортларыннан башка серкәләнүче кыяр сортларын ничек сайларга?

Теплицага җәй буе  ялгышып та бер генә бал корты да очып кермәскә мөмкин. Пумалалар тотып, шул тырыш бөҗәкләр урынына көннәр буе эшләп йөрисегез килмидер. Шулай икән, теплица өчен кыяр орлыгының махсус сортларын сайлап алырга кирәк.

Моның өчен серкәләндерү таләп итмәгән партенокарпик сортлар һәм гибридлар хәстәрен күрү шарт. Еш кына аларны, үзен-үзе серкәләндерүче сортлар, дип атыйлар. Әмма бу  – дөрес түгел. Партенокарпик сортлар, гомумән, серкәләнми, аларның җимеш бөреләре үзләреннән-үзләре пәйда була.

Теплица өчен Кытай сортлары – гибрид һәм гибрид булмаган сортлар да бик кулай. Дөрес, алар асылда салат ясау өчен билгеләнгән. Теплицага утырту максатында күп уңыш бирә торган, иртә өлгерешле, авыруларга бирешмәүчән сортлар әйбәт. Берсе уңыш бирмәсә, икенчесенең, һичшиксез, бирәчәген күздә тотып, 2-3 төрле сорт утыртудан да яхшысы юк.

Иң күп уңыш бирә торган сортлар: Герман F1, Кураж F1, Маринда F1, Престиж F1, Темп F1, Эколь F1.
Авыруларга бирешмәүчән сортлар: Барвина F1, Будь здоров F1, Великий Цезарь F1, Киото Кинг F1, Козырная карта F1, Фокус F1, Эскимос F1.
Тозлау-маринадлау өчен (кара чәнечкеле): Весна F1, Крокодил F1, Мурашка F1, Робин Гуд F1, Теща F1.
Фото: https://pixabay.com/ru/

Фикер өстәү