Белгечләр чаң суга: май башы һәм урталарына «кара алтын»ны куярга урын калмаячак

Бу атна «кара алтын»ның яңа маҗаралары белән башланды: нефтьне куяр урын бетте. Бөтен дөньяда җир мае ташучы танкерлар «бөке»дә утыра. Калифорния ярлары буенда 20 миллион баррель нефть төягән 20 кораб кая барып якорь салырга белми. Төньяк-көнбатыш Европада 30 танкерга урын тапмыйлар.

Сингапур портлары тирәсендә йөздән артык нефтьле тагарак килеп бөялгән. Германия, Франция, Италия, Испания һәм Бөекбритания кебек Көнбатыш державаларына бер атнага 50 миллион баррельдән артык кирәксез нефть ташкыны килеп бөялә. Бу илләр нефть саклагычларына запас «кара алтын»ны тутырып куйдылар инде, бүтән сыймый. Һиндстанның нефть эшкәртү заводлары саклагычлары 95 процентка тулган. Белгечләр чаң суга: май башы һәм урталарына «кара алтын»ны куярга урын калмаячак. Бары тик Oilx дигән фәнни-тикшеренүләр компаниясе генә җир маена берникадәр озынрак гомер бирә: май ахыры – июнь башларына кадәр нефть тутырырга савытлар табып булачак әле дигән нәтиҗә ясый. Шуннан соң «кара алтын» бәясе минуска китәчәк дип фаразлый алар. Нефть саклау акча таләп итә, шуңа күрә «кара алтын» чыгаручылар түләмәсә, сатып алу зыянга булачак дип нигезлиләр үз дәлилләрен. Нефтьне саклау чыгымнары аның бәясенә караганда югарырак, шуңа күрә бер баррель нефтьне сату өчен җитештерүчеләр 100 долларга кадәр түләргә мәҗбүр булачаклар дип әйтүче аналитиклар бар. Мәсәлән, Пол Санкей дигән белгеч «кара алтын»га нәкъ менә шул күләмдә минуслы бәя бирә. Кеше әйтеп, кеше ышанмастай бу сүзгә колак салмас идең, Санкейның март уртасында «кара алтын» бәясе минуска китәчәк дигән фаразы 20 апрель көнне тормышка ашты бит.
ОПЕК+ илләренең май аенда «кара алтын» чыгаруны киметү турындагы килешүләре дә әллә ни өметләндерми бүген. «Кара алтын» чүпрәсе алар киметкән нефтькә караганда көчлерәк кабарган. Дөресен генә әйткәндә, хәзерге көндә күпме нефть артык чыгарылуын төгәл атау­чы беркем дә юк. Rystad Energy белгечләре 20 миллион баррель «кара алтын»га хуҗа юк дип белдерсә, Trafugura дип аталган трейдер санны 35 миллион баррельгә кадәр җиткерә.
Goldman Sachs банкы белгечләре, 2020 ел башыннан 700 миллион баррель нефть, кулланучылар тапмыйча, сак­лагычларда бөялеп ята, диләр. Бу хәл хәзерге вазгыятьтә барлык нефть компанияләре «кара алтын» чыгаруны бөтенләй туктатсалар да, ярты ай тирәсе кытлык булмаячак дигәнне аңлата. Әгәр нефть куллану дәрәҗәсен 2019 елгы күләмгә җиткерсәң дә, 7-8 көн нефть чыгармыйча түзеп булыр иде. Менә бу запаслар көн саен 20 – 30 миллион баррельгә арта бит инде. Озакламый «кара алтын» чыгаруны киметү турында бернинди килешүләрнең дә кирәге калмаячак. Куяр урын булмау сәбәпле, скважиналарны томаларга туры киләчәк. Нигерия хәзер үк нефть чыгаруны киметә башлаган инде. Иртәгә аның үрнәгенә башкалар иярәчәк. Россия нефтьчеләре арасында чыгаруны киметмибез, чыккан нефтькә ут кына төртәбез дип әйтүчеләр дә бар икән.
Кайбер россияле белгечләр елның икенче яртысында «кара алтын»га сорау арта башлаячак, шуннан соң аның бәясе 35 – 40 долларга кадәр күтәреләчәк дип әйтәләр. Тик менә бу фараз тормышка ашамы-юкмы икәнен әйтеп кенә булмый.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү