Үзизоляция вакытында Казанның һавасы чистарган, чүплекләре азайган

Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков әнә шулай дип республика халкын чиста булырга чакыра.

– Җыештырган җирдә түгел, чүп ташламаган җирдә чиста диләр бит. Табигатьне сакларга кирәк, – ди ул.
Чисталык икеайлыгы башланганга 1 ай узып китсә дә, коронавируска бәйле вазгыять аркасында өмәләргә чыгып булмады. Министр үзе дә элеккеге төсле, бергә җыелып җыештырулар җитмәгәнен яшерми.Ул бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.
– Быел чистарту эшләренең авырлыгы юл хуҗалыгы, коммуналь хезмәтләргә төште.Чистарту эшләрендә моңа кадәр гел булышып килгән актив җитми, – ди ул.– Гадәттә, гел өмәләргә чыгып тәртип урнаштырдык. Парк, скверларда эшләдек, сулыкларның яр буйларын чистарта идек. Былтыр икеайлык вакытында өмәләргә 1 млн 200 меңләп кеше чыкты.
Экологлар үзизоляциянең уңай якларны да күргәннәр. Беренчедән санкцияләнмәгән чүплекләр азайган. Чистарту икеайлыгы кысаларында 460 чүплек юкка чыгарылган. Икенчедән, Казанда һава чистарган.
– Атмосфера һавасы сыйфатын контрольдә тотучы станцияләр тарафыннан зарарлы матдәләр кимүе теркәлде. Атмосферага төп пычрак матдәләр машиналардан чыга, хәрәкәт кимегәч, зарарлы матдәләр дә аз чыккан.Үзизоляциянең беренче атнасында азот оксиды 77,8 процентка, ә азот диоксиды 42,9 процентка кимегәнен. Әмма үзизоляцияләүнең икенче атнасында машиналар хәрәкәте күбәюе атмосфера һавасының сыйфатын киметкән.
Санитар-экологик икеайлык барышында 900 мең сумнан артык штраф салынган. 850 хокук бозу очрагы теркәлгән, 361 беркетмә төзелгән. 906 мең 500 сум күләмендә штраф салынган.
Министр “ Мәктәп патруле” кушымтасы аша эшләүне дә сагынган. Укучыларның хәбәрләре җитми икән.
–Волонтерлар, активистлар безгә гел булыша иде. Мәктәп балалары төп булышчылар иде. Хәзер укучылар дистанцион укый, шуңа күрә мөрәҗәгатьләр кисәк кимеде, – ди Александр Шадриков.Быел икеайлык кысаларында “Халык контроле” аша килгән мөрәҗәгатьләр дә аз икән.
Әмма шулай да, ел башыннан министрлыкка хәбәр итеп торучылар ярдәме белән 1900 дән артык хокук бозу очрагы теркәлгән, 1848 беркетмә төзелгән. 23 млн сумнан артык штраф түләттерелгән. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә 700 дән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Аларга 500 дән артык беркетмә төзелгән, 4 млн 800 мең сумлык штраф түләттерелгән.
Министр тиешсез урынга чүп ташлаучыларны һавадан фотога төшереп җавапка тартулары турында да сөйләде. Республика халкын өмәгә чакырмаса да, саклык чараларын кулланып, күп кеше җыелмыйча, тиешле ара калдырып, үз территориясен җыештырырга өндәде. Чүпне исә, тиешле урынга ташларга кушты. Исегезгә төшерәбез, калдыкларны кирәкмәгән урында калдырсаң, штраф та салырга мөмкиннәр. Аның күләме физик затлар өчен 1-2 меңгә, вазыйфаи затларга 10-30 меңгә, юридик затлар өчен 100-250 меңгә кадәр.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү