Чүп түккән өчен бәяне ничек билгелиләр?

Чүп өчен һәрбер өйдән 96 сум акча җыялар. Ул бәяне нәрсәдән чыгып, ничек куялар икән? Аннары олы кешеләргә дә бер бәя, яшьләргә дә. Өлкәннәрдә чүп юк та бит инде ул. Мин үзем дә, карчыгым да сиксәннән уздык. Әле 1 июльдән 104 сум була дип тә «сөендерделәр»! Халыкны талау дим мин моны.

Ирек Сафиуллин. Чүпрәле районы

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте мондый аңлатма бирде:
– Быелның беренче гыйнварыннан «каты коммуналь калдыклар белән эш итү» хезмәте өчен күпкатлы йортларда яшәүчеләрдән 86,34 сум, үз йортлары белән яшәүчеләрдән 93,66 сум (бу суммалар гаилә әгъзалары санына тапкырлана) алына.
Чүпрәле районы башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Радик Баһаветдинов болай аңлатты:
– Республикада каты көнкүреш калдыклары белән эш итү хезмәте өчен бердәм тарифны Татарстанның Тарифлар буенча комитеты билгели. Республикада әлеге калдыкларны эшкәртүче төбәк операторлары бар. Чүпрәле районында «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарә компаниясе» җәмгыяте эшли. Комитет билгеләгән бердәм тариф нигезендә шәхси йортларда яшәүчеләрдән әлеге хезмәт өчен аена җан башыннан 93,66 сум алына һәм 1 июльдән әлеге бәянең 4 процентка артуы көтелә.


Фикер өстәү