Ризат “матай”да җилдерә, Нурзадә концерт куя, Ранис шашлык пешерә:  җырчылар май бәйрәмнәрен ничек уздырырга җыена? (Бәйрәм табынына РЕЦЕПТЛАР)

Дус-туганнар белән җыелышып, табигатькә чыгу, уха, шашлыклар һәм башкасын пешерү… быел булмас шул инде. Яз һәм хезмәт бәйрәме быел башкачарак үтәр. Дөнья хәлләре бәйрәм-фәлән дип тормый шул, илдәге вәзгыятькә дә каршы чыгып булмый. Шулай да, бәйрәм – бәйрәм инде ул. “Изоляцияләнгән” май бәйрәмнәрен җырчылар ничек уздырырга җыена?

Cораштыруда катнашкан җырчыларның барысы да диярлек 1 май бәйрәменә бәйле хатирәләрен барлый башлады. Күрәсең, әлеге бәйрәм алар өчен мәктәп, студент елларында зур әһәмияткә ия булган. Май бәйрәмнәре белән бәйле балачак истәлекләрен безгә Нурзадә сөйләде:

– 1 май якынлашканда, мәктәп еллары искә төшә. Ул чакта бик зурлап уздырыла иде бит! 1 майга кадәр мәктәп, өй тирәләрен чип-чиста итеп җыештыра, ә бәйрәм көнне парадка чыга идек. Ул вакытларны сагынып искә аласы гына кала инде… Быел ни эшләп булыр икән соң май бәйрәмнәрендә? Гадәттәгечә бәйрәм итеп булмый инде, сүз дә юк. 1 майда, туры эфирга чыгып, үзенчәлекле онлайн-концерт оештырып алырга телим. Әлегә барлык серләрне дә ачмыйм, бәйрәм көнне күрешербез, – диде ул. – Аннан соң, “Мир. Труд. Май.” дигән лозунг искә төште бит әле. Шушы сүзләр тормышка ашып, дөньяларда тынычлык урнашсын иде дә, кешеләр яңадан рәхәтләнеп эшли башласын иде!

Җырчы Айгөл Бариева да бу бәйрәмне аеруча балачакта зарыгып көткәне турында сөйләде:

– Күңелле иде ул заманалар! Әти-әнием белән ел саен парадка чыга идек. Шарлар, флаглар, транспорантлар… Мин – әтинең муенында, шулай җырлый-җырлый урам буйлап уза идек. Шунда чыгып, “Ура” кычкыруларны зарыгып көтә идек, – диде җырчы, җылы хәтирәләрен яңартып.

Бәйрәмнәр традицияләрсез була димени? Хезмәт бәйрәмен дә бит һәркем үзенчә уздыра. Зинира һәм Ризат Рамазановлар гаиләсендә дә бер үзенчәлекле традиция бар икән.

–Ел да бәйрәмнәргә кадәр, әтидән калган мотоциклны ремонтлыйм да, 1 май көнне кабызам. Аннан, хатыным һәм балаларымны утыртып, урман буйларыннан әйләнеп кайтам, – дип уртаклашты Ризат Рамазанов. –Моңа кадәр 1 май бәйрәмен авылда, эшләп уздыра идек. Быел эше дә калмады(көлә). Вакыт иркен булгач, өй тирәсендәге эшләрне бетердек дисәң дә була. Әле бит изге Рамазан ае бара, быел Зинира да, мин дә Ураза тотабыз. Бәйрәмне кояш баегач, ишегалдына өстәл корып, самовар кайнатып уздырырга исәп. Гаиләбез дә, Аллага шөкер, ишле бит. Гадәттә, әти гармунда уйный, без җырлашып утырабыз. Хәер, хәзер заманалар башка инде, кибетендә бар нәрсә дә бар, көн дә бәйрәм уздырырга була.


Яшь җырчы Рәнис Габбазовисә моңа кадәр май бәйрәмнәрен тамашачысы белән уздыра торган булган:

– Май бәйрәмнәрендә без төрле авылларга барып, концертлар куя идек. Кызганыч, бу матур традициябез быел үтәлми кала… Гомумән, быелгы май бәйрәмнәренә әллә ни зур планнар корып булмый. Туганнар белән бәйрәм итәм дисәң дә, таләпләргә каршы чыгып булмый бит. Шуңа күрә бәйрәмне өй тирәсендә, бакчада эшләп уздырырга исәп. Хезмәт бәйрәме бит! Ә кичен инде гаилә белән ял итәргә дә була, – дип сөйләде ул.


Җырчы, юмор остасы Рамил Шәрәпов хезмәт бәйрәмен җисеменә туры китереп уздырырга җыена. Рамазановлардан аермалы буларак, Шәрәповлар гаиләсе эшен тапкан табуын…

– Май бәйрәмнәрен ничек уздырыйк инде? Эшлибез, әлбәттә! Үзизоляцияне авылда уздырабыз, монда эшнең беткәне юк. Тик тормыйбыз, кыскасы. Элегрәк, студент вакытта 1 майны дуслар белән табигатьтә уздыра идек. Хәзер инде көне буе бәйрәм итү, күңел ачу дигән нәрсә юк. Кичкә кадәр эшлибез дә, кичен мунча кереп, гаилә белән бакчада гына шашлык-мазар пешереп, ял итәбез, – дип уртаклашты ул.

Ни генә булмасын, бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен яз, хезмәт ияләре, тынычлык бәйрәме булып кала. Әйтерсең, язның бар яме дә нәкъ шушы айга аяк басу белән күренә башлый. Быелгы май да искәрмә булмасын иде инде…

 

Рәнис Габбазовтан шашлык рецепты:

Кирәк булачак:

  • Тавык ите (башка ит булса да ярый) – 1-1,5 кг.
  • Аш серкәсе – 1 аш кашыгы
  • Су – якынча ½ стакан
  • Тоз, борыч һәм башка тәмләткечләр – тәменчә
  • Дәфнә яфрагы – 1-2 данә
  • Алма согы – тәменчә

 


Айгөл Бариевадан “Семиланы” салаты рецепты:

Кирәк булачак:

  • Консервланган горбуша балыгы
  • Яшел суган
  • 1 данә “Дружба” сыры
  • 1 банка кукуруза
  • Краб ите яки краб таякчылары
  • 4 пешкән йомырка
  • Майонез

Салатны шушы тәртиптә “катлы” итеп ясыйбыз. Ике кат саен майонез сылыйбыз. Йомыркаларның сарысын аерып, өстен бизибез. Соңыннан 1 сәгатькә сыуткычка озатабыз. Тәмле булсын!

 

 

 


Фикер өстәү