Алсу Хәсәнованың ире Ләвәнт: «Барысы да бер төш сыман, берчак уянырмын кебек»

Бүген хезмәттәшебез Алсу Хәсәнова-Булутның арабыздан киткәненә 5 ел. Әмма Алсуны онытканыбыз юк. Эштә аны хәтерләткән бүлмәсе, социаль челтәрләрдә ире Ләвәнт, Шәлегә барып керсәң, әнисе Минзифа апа бар. Алсу һәрвакыт беренче булуы, туры сүзе белән аерылып торды.

Төркия егете Ләвәнт белән очрашкач, ул бөтенләй үзгәреп китте. Матурлыкка омтылды. Аның таккан алкалары, кигән килешле киемнәре сокланып карый идек. Аягындагы читеген коридорда киеп карамаган кеше калмагандыр. Ул миңа таман иде. Бер тапкыр үзе чакырып алды да, киеп кар әле, Гөлгенә. Син алып ки әле моны, дип сатыла торган урын әйтте.
Яңа күлмәк кисәң, матур сүзен кызганмады. Кайбер бәйрәмнәрдә әллә ниләр кыландырып бетерә идек. Әле авырый башлагач та, Алсу күңелен төшермәде. Дөрес, безгә күрсәтмичә генә моңайган, елаган чаклары да булгандыр. Әмма ул тормышка шулкадәр ябышкан иде. Аның яшисе килде. Соңгы күрешкәндә дә, йөзендә елмаю иде. Алсу 8 мартта редакция коллективын котларга килде. Без ул килгәнче табынга утырмадык. Алсу зур торт алып килгән иде. Шунда ул шундый матур итеп җырлады. Әле җыр еллар узса да,колакта тора сыман.
Алсу, вафат булгач, берничә тапкыр төшемә дә керде. Берсендә ике малай иярткән. Ире дә бар. Минекеләр болар, ди. Икенче тапкырында редакциягә килгән икән. Үз бүлмәләренә кереп китте. Аннан чыкты да, өч тапкыр бисмилласын әйтеп ишекне япты. Һәм китеп барды.
Эш белән кая гына сәфәргә барсаң да, районнарда Алсуны искә алып, аның белән булган вакыйгаларын сөйлиләр. Газета укучылар аны онытмый. Ире Ләвәнт кебек, гомерлеккә күңелләрендә йөртәләр.
– Алсу бик яхшы иде ул. Кешеләргә ярдәм кирәк булса, бар эшен ташлап йөгерер иде. Минем аның белән узган көннәрем бик бәхетле иде. Әмма озак яши алмадык. Барысы да бер төш сыман, берчак уянырмын кебек… Аның җәннәттә яшәвен теләп дога кылам, – ди ире.
Искә алуым дога булып барсын, Алсуның урыны оҗмахта булсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Алсу Хәсәнованың ире Ләвәнт: «Барысы да бер төш сыман, берчак уянырмын кебек»” язмасына фикерләр

  1. Урының оҗмахта, рухың шат булсын! Нурлар эчендә йөз! Җаның тыныч булсын! Мин сине беркайчан да онытмыячакмын! Гел исемдә син, гел догаларымда!

Фикер өстәү