Казандагы коточкыч янгыннан 30 кешене коткарганнар, үлүче дә бар

Казанда Порт янында урнашкан йортта чыккан янгыннан сигез кеше, шул исәптән өч бала коткарылды. Бу хакта ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

112 ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына 21-нче номерлы йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 19.17 сәгатьтә килеп ирешә.

Янгын коридор тибындагы тугыз катлы йортта башлана. Җиденче каттагы фатирларның берсе януы ачыкланды.

Йорттан утыз кеше, шул исәптән җиде бала эвакуацияләнә: шуларның егермесе махсус битлек ярдәмендә коткарылган, ун кеше автобаскыч буенча төшерелә.

Янгын башланганда 60 кеше өйләреннән чыга.

Янгыннан соң йортта яшәүчеләрнең бер өлеше туганнарына һәм танышларына юл тоткан. Тагын 36 кеше, шул исәптән 6 бала вакытлыча » Кварт» кунакханәсенә урнаштырылган.

 


Фикер өстәү