Айназ + Айдар = ?: татар авылындагы мәхәббәт тарихы интернетны шаулатты (ВИДЕО)

 

Үзизоляция вакытында барлык карыйсы килгән чит ил, рус һәм татар сериалларын карап бетергән булсагыз, Инстаграмда сезгә яңа төр мини-сериал тәкъдим итәбез. Авылча мәхәббәт турында ул. Төшерүчеләре – Айназ һәм Айдар ГАБИДУЛЛИННАР гаиләсе.

– Үзебез өчен дә көтелмәгән булды бу. Карантин чорының яртысын шәһәрдә үткәргәч, дүрт дивар арасында ятып туйгач, минем туган ягыма – Минзәләнең Тупач авылына кайттык. Ирем Айдар тирес түгә, ә мин тышта сыерчык сайравын телефонга төшерергә дип көтеп йөргәндә, ирем койма аркылы шаяртып сөйли башламасынмы? Видеода бит ул: “Сине күргәч үземнең дә сыерчыгым сайрый башлый”, – ди. Бу мәзәктән оялам, беркая да куймыйм, дидем моңа. Иптәшем: “Куеп кара инде”, – дип, күндерде тагы, – дип сөйләде безгә Айназ Габидуллина.

Видеоны социаль челтәргә куйгач, Айназның “директ”ына бик күп хатлар килә: кешеләр шаяртуны ошаткан! Күпләр үзләрен таныган, яшьлеген искә төшергән. “Әллә кемнәр языла, сорый башлады, видео төрле татарча блогларга таралды”, – ди Айназ. Тамашачылар исә дәвамын көтеп, сораулар яудыра башлагач, мәхәббәт тарихының тагын башка серияләрен дә төшерәләр. Айназ сөйләвенчә, беренче серия – очраклы гына булса, калганнарына җитди карарга туры килгән. Сюжеты, сүзләре – сценарий кирәк бит.

– Көненә унышар мәртәбә карыйбыз сезне, ошаттык, дип язалар. Монысы безне бик куандыра. Шушындый үзизоляция шартларында да кешеләрнең кәефен күтәрә алганбыз икән, безнең өчен югары бәя бу, – дигән фикердә әңгәмәдәшебез.

Авылның беренче гүзәле артыннан “әтәчләнеп” йөрүче, теле-телгә йокмас мишәр егетен Айдар Габидуллин бигрәк тә оста күрсәтә. Шунысы кызык: ул мишәр дә, авыл егете дә түгел, шәһәрдә туып-үскән кеше! “Айдар бик сәләтле, чын артист баласы да бит әле ул. КВНнарда катнашып йөргән кеше дә, тәҗрибәсе бар. Мин аның шаяртуларыннан гел көләм, андый чакларын төшерергә дә тырышам, ул гына бик өнәп бетерми. Хатын-кыз бит инде мин – үземнекен эшлим, төшерәм барыбер!” – диде Айназ.

P.S. Cүз уңаеннан, Габидуллиннарның беренче сериясен алып куйган бер татарча инста-блогны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та күзәтеп бара икән. Ул да «сыерчык сайратучы» гаиләнең видеосына «лайк»ын куйган!

1 сериясе:

2 сериясе:

3 сериясе:

 

Чулпан Гарифуллина

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү