Телефон номеры буенча акча күчергән өчен комиссия алынмаячак

Моңа кадәр без телефон номеры буенча бер банк картасы аша икенчесенә акча күчергәндә билгеле бер процент түли идек. Хәзер түләми башлаячакбыз.

1 майдан банклар гади кешеләрдән җәһәт түләүләр системасы буенча ( СБП – телефон номеры буенча дигән сүз) бер-берсенә акча күчергән өчен (аена 100 мең сумга кадәр) комиссия алу хокукыннан мәхрүм ителә. Россия Банкы 100 меңнән зуррак сумманы күчерү өчен комиссия түләвен 0,5 процент (әмма 1500 сумнан да артыграк түгел) белән чикләгән. Россия банкы иң элек үзе, шул исәптән зур суммаларга да үз тарифларын юкка чыгарган. Моңа кадәр аның бу тарифлары, күчерелә торган акча күләменә бәйле рәвештә, 5 тиеннән 3 сумга кадәр тәшкил иткән.
“Российская газета” хәбәр иткәнчә, ВТБ, Газпромбанк кебек зур банклар белән беррәттән, безнең Ак Барс Банк та хәтта зур суммаларга да комиссияне бетерүне планлаштыра. Ә менә “Промсвязьбанк” 1майдан 30 июньгә кадәр генә 100 мең сумнан артып киткән акча күчергән өчен комиссияләр алмый (үзизоляция режимындагы клиентларының хәленә керә максатыннан).
Белгечләр әйтүенчә, акчаны, димәк, хезмәт хакын да бер банктан үзеңә уңайлырак булган икенчесенә комиссиясез генә күчерү мөмкинлеге кешеләргә “банк коллыгы”ннан качу мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү