Спорт беләш шөгыльләнүчеләргә сөенче: көненә ике сәгатькә урамга чыгарга ярый

1 Майдан урамга чыгып, спорт белән шөгыльләнгәнгә сүз әйтмәячәкләр. Смс–пропускаларга тагын бер “максат” өстәләчәк. Татарстанда яшәүчеләргә моның өчен көнгә бер тапкыр иртән сәгать 5 тән 7 гә кадәр чыгарга рөхсәт ителәчәк.

Спортчылар ачык һавадагы шөгыльләрне ни дәрәҗәдә сагынган? Без бу хакта Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, көрәш буенча атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдиновтан сораштык.
– Моңа бик уңай карыйм. Безгә бу хакта ветеран спортчылар, зур спортка әзерләнүчеләр еш мөрәҗәгать итә. Үзизоляциядә аларга кыен, хәрәкәт кирәк. Кемдер балконда йөгерә, физик күнегүләр ясый. Ләкин анда кояш кыздыра, урын тар. Шуңа күрә ачык һавада күнегүләр ясарга, тренажерларда шөгыльләнергә рөхсәт итү комачауламый. Тик бигрәк тә лифтта, подьездларга йөргәндә, битлекләр киеп, барлык кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Мин үзем посадкада йөгерәм, велосипедта һәм җәяү йөрим, – диде Хәлил Хәмитович.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү