Икмәк пешерүчеләргә бирелә торган субсидия күләме арткан

Татарстанда икмәкнең социаль төрләрен пешерүче оешмаларга бирелә торган субсидия күләме арткан. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, мондый төрләргә 1 нче сортлы ак ипи, “Сельский” һәм “Дарницкий”, яки шушы ук рецепт буенча пешерелә торган, әмма башка атамадагы икмәкләр керә.

Моңа кадәр ипи пешерүчеләргә субсидия 1 кг социаль икмәккә 3 сум исәбеннән бирелә иде. Икенче кварталдан аның күләме артып, 4,5 сум булачак. Министрлык аңлатуынча, әлеге чара мондый категориядәге икмәк-күмәч продукциясенә бәяне арттырмас өчен эшләнелә.
Әлеге вакытта Министрлык быелның беренче кварталы өчен субсидияләр тапшыруга документлар кабул итә. Икмәк пешерүче оешмаларга инде 31 млн сум акча күләмендә ярдәм күрсәтелгән дә. Быел субсидия өчен барлыгы 160 млн сум акча планлаштырылган. Ярдәм тагын да арттырылачак, дип ниятлиләр.
Субсидия буенча сораулары булган кешеләр аларны Авыл хуҗалыгы министрлыгының колл-үзәгенә 8(800) 444-16-70 (өстәмә 6) номеры буенча шалтыратып бирә ала.


Фикер өстәү