Чәч буяу уразаны бозамы?

Чәчемне буятмакчы яки кистермәкче идем, уразам бозылмасмы икән? Рамазан аенда хатын-кызларның күбесен кызыксындырган сорау бу. Без әлеге сорауларга Казандагы “Шамил” мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт Шәрәфетдиновтан ачыклык керттек.

– Рамазан аенда ураза вакытында чәч буяу да, кистерү дә уразага бернинди кимчелек китерми. Дин галимнәре чәч кистерү турында төрле фикерләр әйтә. Берәүләр гөнаһ дисә, икенчеләр гөнаһ түгел, ди. Кистерергә ярыймы, юкмы – монысы икенче сорау. Әгәр берәр хатын–кыз бу айда чәчен кистерсә дә, бу аның уразасын бозмый, – дип җавап бирде Мәхмүт Шәрәфетдинов.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү