Әнигә тиешле акчаны мин ала аламмы?

Минем әни – Хәния Морат Кызы Әхмәдова 1930 елның 15 августында туган, тыл ветераны. Ул быелның 23 февралендә вафат булды. Мин, аның кызы буларак, ветераннарга тиешле 50 мең сумны (федераль акча) һәм 5 мең сумны (республика акчасы) ала аламмы? Медален китереп тапшырдылар, акча алуга да әни исемлеккә кергән иде. Шушы сорауга ачыклык кертсәгез иде.

Хәлимә Борһанова. Әлки районы, Карамалы авылы

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте аңлатмасы:
– Әлеге ташлама һәм түләүләр балаларга кагылмый. Аларны фәкать ветеран үзе генә алырга мөмкин. Бу очракта да Хәлимә ханым әнисенең акчасын ала алмаячак.


Фикер өстәү