Унике бәрәңге

Арча журналисты Ильяс Фәттахов сөйләгән бер гыйбрәтле хәл турында уйлап утырам әле. Сугыш тәмамланган гына еллар бу. Ильясның әтисе Сәхәбетдин абзый, колхоздан яздырып, өенә унике бәрәңге алып кайта.

Гаиләдә балалар гына да җиде «авыз», ә ашарга юк. Сәхәбетдин абзый кичке ашка хет бәрәңге шулпасы булса да пешерербез дип шатланып-куанып өенә кайта да, бәрәңгеләрне ялды (өй алды) өстәленә тезеп куя, тагын бер мәртәбә санап, өсләрен кап­лый да колхоз эшенә чыгып китә. Кичен кайтса – бәрәңге юк. Гаиләдәгеләр берни дә күрмәгән, ишетмәгән. Шулай аптырап басып торганда, идән ярыкларына күзе төшә Сәхәбетдин абзыйның. Сайгакларны берәм-берәм ачып карый башлый һәм ни күзләре белән күрсен: унике бәрәңгене бер почмакка тәртип белән өеп куйганнар. Берничәсендә кимергән эзләр дә бар. Баксаң, бәрәңгеләрне күселәр ташып куйган икән.

Ильяс миңа шушы гыйбрәтне сөйләде дә, үзенчә нәтиҗә дә ясап куйды: «Сугыш вакытында күселәр дә ачка тилмергән, ахрысы», – диде. Булгандыр, анысы да булгандыр. Мин өлкәннәрнең: «Авыл тирәсендә без ашамаган үлән калмады», – дигәннәрен хәтерлим әле, кая ул күселәргә ризык калу! Бәлки, алар да кешеләр белән бергә «бар дөньясын корытырга» мәҗбүр булганнардыр. Ә Сәхәбетдин абзыйның хезмәт көне хисабына яздырып алган бәрәңгесен рәхмәт әйтә-әйтә кимерә башлаганнардыр. Монысын шаяртыбрак әйтәм  инде. Ә асылда сугыш вакытында авыл җирендә ачлык афәте тагын да котырган. Хәтта, сугыш тәмамлангач та, ачтан үлмәс өчен, өй тәрәзәләренә аркылы такта кадаклап, авылдан чыгып китүчеләр дә булган. Бу хакта Мөхәммәт Мәһдиев үзе күргәннәрне чәчләр үрә торырлык итеп сурәтләгән иде. «Монда ачка үлгәнче сугышып үләм», – дип, үзләре теләп фронтка китүчеләр турында да укыганым-ишеткәнем бар. Шуңа күрә тылны «Икенче фронт» дип әйткәннәрен ишетсәм, фронтны беренчегә, икенчегә аерып кую бик үк дөрес микән, дип тә уйланам. Халык ил белән күтәрелмәгән булса, нинди хәлдә калган булыр идек икән?!

«Сугышлар гына булмасын» дигән сүзләрнең асылына һаман да тирәнрәк төшенә барам. Моны сугыштан соң туган кешеләр дә әйтә. Әллә сугыш афәтеннән курку хисе, геннарыбызга салынып, буыннан-буынга күчеп килә микән? Бәлки, илебез тарихының гел сугышлардан торуы да бу хисне озын гомерле итәдер.

Һаман да дөнья бүлешәбез, аннан соң һәлак булганнарны искә алып зар елыйбыз. Сугышка Арчадан 25 мең кеше киткән, шуларның 14 меңе яу кырында ятып калган. Исән кайтканнарының да шактые, ир уртасы яшенә дә җитә алмыйча, сугыш яраларыннан үлгән. Ә ачлыктан, төрле авырулардан, салкыннарда катып-туңып үлгәннәр турында мәгълүмат, ни өчендер күзгә чалынмады. Хәер, идеология максатларын күз алдында тотып, сугыш статистикасы да төрлечә язылган. Корбаннар санын киметеп күрсәтү халыкны паникага бирелүдән саклау, җитәкченең дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәк булгандыр. Ә менә Сәхәбетдин абзыйның унике бәрәңге алып кайтуын берәү дә арттыра да, киметә дә алмый. Якташларымның бер ел эчендә генә дә фронт өчен мең пардан артык киез итек, бияләй, ике мең телогрейка, 6400 кило ит, 1665 кило бал, 465 кило тәмәке, 29,3 тонна бәрәңге җыеп тапшырулары да дөрес дип уйлыйм.

Тимер юл өсте булган Арча 1942 елны гына да эвакуацияләнгән 741 кешене, шул исәптән, 560 баланы кабул итә.  Аларны түбәле иткән, ашаткан, эчергән, киендергән ул. Якташларым Арчада ачылган хәрби госпитальгә кайткан яралыларны да тәрбиягә алганнар, аякка бастырганнар.

Ә ачлык елдан-ел арта барган. Мәсәлән, 1944 елны район үзәгендә эшчеләргә тәүлегенә 350 грамм, хезмәткәрләргә 200 грамм, эшләмәүчеләргә һәм балаларга 150 грамм икмәк бирә башлыйлар. Әмма анысы да 20 көн генә дәвам итә. Авыл җирендә исә хәлләр тагын да мөшкелләнә. «Паек»лар булмый да инде ул, хәтта, хезмәт көненә икмәк бирү дә бетә. Бу хәл 1946-1947 елларда да дәвам итә. Шуңа күрә Сәхәбетдин абзыйның, хезмәт көненә ялына-ялына 12 бәрәңге яздырып алып, бәхет кошы тоткандай шатланып өенә кайтуына гаҗәпләнмим.

Кайберәүләрнең кеше күрмәгәндә дигәндәй, кесәләренә бер уч арыш йә бодай, йә бер-ике бәрәңге тыгып кайтуларын да гаеп­лисе килми. Заманында бу хәл колхоз милкенә кул тыгу дип, зур җинаять саналса да, моны бөтен илгә килгән афәтнең бер билгесе, чагылышы дип бәялисе килә. Унике бәрәңге турында язуым да узган тарихның куркыныч һәм гыйбрәтле сәхифә­лә­­рен тагын бер кат искә төшерү иде. Сугышлар гына булмасын, димичә, ни диярсең инде!

 

Риман Гыйлемханов

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү