Республика клиник хастаханәсе табиблары: «Чигенергә хакыбыз юк»

«Бу батырлык түгел. Бу – безнең бурычыбыз!» Республика клиник хастаханәсендә вакытлыча җәел­дерелгән йогышлы авырулар госпиталендә табиблардан иң еш ишеткән сүзләрем шул булды. Коронавируска каршы көрәш кырын­да алгы сызыкта алар. Көнне төнгә ялгап, гаиләләре белән кү­реш­мичә эшлиләр. Смена алы­шынганда «кызыл зона»га табиблар белән «ВТ»ның баш мөхәррире дә керде. 

Матурлык урыны түгел

«Ничек эшлисез сез бу киемнән?!» Операция костюмы өстеннән өченче кат костюмны кигерә башлагач әйткән беренче сүзем шул булды. «Бөтен матурлыгыгызны яшердек шул», – дип көлде мине киендерүче шәфкать туташы Тамара. Гадәти тормышта (ә хәзер күпләрнең тормышы шулайрак бүленә инде) ул – Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгендәге балалар травматологиясе бүлегендә шәфкать туташы. Бүген исә хастаханәдә вакытлыча ачылган госпитальдә эшләүче табиб, шәфкать туташларын, санитаркаларны махсус киемнәргә киендереп, «кызыл зона»га озата.

Бу бүлмәдә бүген – Тамара җитәкче. Һәркем аның сүзен тыңларга, ул әйткәнне эшләргә тиеш.

– Менә мин сезне ничек киендерәм, шулай торсын. Битлеккә дә, күзлеккә дә кагыласы булмагыз! Тәнегез бер җирдән дә ачылмасын! – Миңа гына түгел, көн саен шунда эшләп йөрүче табибларга да бу сүзләрне кат-кат кабатлый Тамара. Усаллыктан түгел. Респираторга, күзлеккә яки киемгә кагылып, аның герметик сәләтен киметергә мөмкин, аннан инде вирус үтү куркынычы бар.

– Тамара, билне кысыбрак буып карыйсыңмы әллә, бигрәк юанаябыз бит, – дип шаярталар хатын-кызлар. Тик бу матурлык урыны түгел шул. Пыяла аша күзләр генә күренә, калган бөтен җир ябык.

«Кызыл зона»га керүчеләр, тулысынча чишенеп, беренче кат итеп операция кос­тюмы кия. Аяк киеме өстеннән – бахиллар. Яшел төстәге операция костюмы өстеннән – бер тапкыр киелә торган чалбар белән пижама, тагын бер кат озын бахиллар аяк киемен каплап, чалбарны кыстырып, бәйләнеп куела. Шуннан кулга беренче кат пирчәткә бирәләр, маңгайны, чәчләрне тулысынча каплап, башка яулык ябалар, аның өстеннән муенны, җилкәне, маңгайны махсус башлык кап­лый, битне – битлек өстеннән киелгән респиратор. Болар өстенә – бер тапкыр киелә торган халат кидереп, беләзек турысын махсус лента белән урыйлар, кулга терсәктән өскә хәтле озын җиңсә кидерәләр. Шуның өстенә махсус алъяпкыч каплап, кулга, халат җиңнәрен кыстырып, тагын бер пар пирчәткә, махсус күзлек киясе. Алъяпкычка маркер белән исем, вазифа языла – юкса, башкача таный торган түгел. Махсус журналда теркәлергә дә кирәк.

«Кызыл зона»да 4 сәгатьтән дә артык эшләмәскә тырышалар, чөнки әлеге кием белән шуннан да озаграк торып булмый. Күзлекләр парлана, сулыш алу бик кыен. Медицина персоналы көнгә берничә тапкыр алмаша. Әгәр берәр йомышың төшеп, әлеге зонадан чыксаң, барлык таләпләрне кире үтисе була: чыкканда дезинфекция узасы, аннан кабат киенәсе. Шуңа күрә алар чыкмый, хаҗәтләре булса да түзә. Памперс киеп эшләүчеләр дә бар.

«Барысы да – безнең өчен…»

РКБның баш эпидемиологы Назико Когуашвили белән «сары зона»га узабыз. Ул ике яктан ишек белән бүленгән, шартлы рәвештә чиста санала торган зона. Бер ишек ябылмыйча, икенчесен ачарга ярамый. Назико Елгуджаевна миннән аны тыңларга, бер адым да читкә китмәскә сүз ала, бернәрсәгә кагылырга, стенага сөялергә ярамавы турында кисәтә.

«Кызыл зона». Ишекләр ябылган, ябыштырылган, гадәти элмә такталарны вакытлычалары алыштырган. Чыгып китү мөмкин түгел. Авыруларны аерым ишектән алып киләләр. Әгәр инде авыруы килгәндә үк расланган була икән, махсус бүлмәгә озатыла. Кабул итү зонасын даими дезинфекцияләп торалар. Стенада, ишек, тәрәзәләрдәге таплар – шуңардан.

«Кызыл зона»га бер авыру тарихын да, кәгазь дә алып менмиләр, чөнки кире алып чыгарга ярамый. Барысы да – компьютерда. Табиблар авыруларны планшетка төшерә. Кәгазь эшләре исә чиста зонада башкарыла. Моның өчен аерым урын билгеләнгән. Анда медицина персоналы мәш килә. Оператив штаб та шунда эшли. Сүз уңаеннан, «кызыл зона»дан табиблар оператив штаб белән рация аша элемтәгә чыга.

Госпитальдә дәваланучылар арасында коронавирус түгелме дип шикләнелгән, әмма әле диагнозлары расланмаган авырулар да бар. Андыйлар өчен аерым ике кат бирелгән, алар изоляциядә, яннарына бөтенләй башка медицина персоналы керә, ягъни авыручылар һәм шиклеләрне төрле табиблар карый.

Авырулар бер палатада 2-3 кеше ята, палатадан чыгып йөрмиләр, әлбәттә, туганнары белән аралашу да – телефон аша гына, күчтәнәчләр дә кабул ителми.

Рәмзия ханым – Лаеш районыннан. Чирне эш урынында иярткән.

– Сменалап эшлим мин. Эш урыныбызга килгән бер кешедә авыру ачыклангач, барыбызны да анализ бирергә чакыр­дылар, – дип сөйли ул. – Анализ биргән көнне кичен температурам 37,8 булды. Хәлем бетте. Аннан инде диагноз да расланды. Алай каты авырдым дип әйтә алмыйм, тын юлларым кысылмады, урын өстенә егылмадым. Ирем, ике балабыз карантинда булды. Алар авырмыйлар. Инде чыгарырлар дип көтәм, терелеп беттем. Бөтен халыкка үзен сакларга киңәш итәм! Әйбәтләп ашагыз, көчегез җитәрлек булсын. Кушканнарны үтәргә, сакланып йөрергә кирәк.

Александр – Казанның бер хастаханәсендә табиб. Кисәк кенә авырып киткән ул:

– Хатыным белән ялларда дачага киттек. Кисәк кенә хәлем бетте. Ятып торыйм дигән идем, хатын тынгылык бирмәде. Бакча казырга, алмагачлар төп­ләрен йомшартырга кирәк ди, эшләтте әле (көлә). Аннан инде бөтенләй хәлсезләндем, температурам күтәрелде… Монда китерделәр. Табибка мөрәҗәгать итүне сузмаска кирәк шул, сузып йөрсәң, хәл кискенләшергә мөмкин.

– Табибларга рәхмәт сүзләремне языгыз әле, – дип мөрәҗәгать итте тагын бер авыру ханым. – Мин – Биектаудан, анда ике көн яткач монда китерделәр. Мондагы игътибар – кайберәүләрнең өендә дә мондый булмый. Шулкадәр әйбәт дәвалыйлар, тәмле итеп ашаталар…

– Ашау – мөһим фактор, – дип кушыла Назико Когуашвили. – Көч туплау, иммунитетны ныгыту өчен бу бик мөһим.

– Алар бит өенә кайтмый эшли, туганнары белән аралашмый. Барысы да – безнең өчен, – дип күз яшьләрен сөртә авыру.

Эш шул ук, тормыш башка

Табиблар өчен иң авыры – якыннары белән күрешмәү. Алар кайсы – кунакханәдә, кайсы тулай торакта яши. Ирләре, хатыннары, балалары белән сөйләшүләр – телефон аша гына.

Руслан Гилялов – госпитальның реанимация бүлеге мөдире. Иң катлаулы авырулар белән эшли. Мин барган көнне реанимациядә 8 кеше ята иде, иң олысына – 92 яшь. Реанимация бүлегендәгеләр кислородка яки үпкәне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган.

– Балаларны әбиләренә озаттык, аларны госпиталь эшли башлаганнан бирле күргәнем юк, – ди табиб. – Хатыным өйдә, мин кайтып йөрим. Сине ялгызыңны калдырмыйм, ахыргача яныңда булам, диде.

Табиб әйтүенчә, баштагы мәлдә кыенрак булган. Авырудан куркудан түгел, эшнең яңалыгы һәм катлаулылыгыннан.

– Махсус киемгә күнегү авыррак булды, – ди ул. – Көндәлек табиб эше дисәң дә, анысы да бөтенләй башка төрле. Авыруларның барысын да якыннан карап булмый, анализлар, рентген күрсәткечләре ярдәмгә килә. Алары да кулда түгел бит. Без – монда, авырулар янында, барлык кәгазьләр – аста, рация аша элемтәгә чыгабыз. Халыкка сакланырга киңәш итәр идем. Әйе, ябылып яшәп булмый, әмма урамга чыкканда, өйгә кайткач, элементар кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Кеше күп булган җирдә битлекләр кияргә, кулларны даими юарга, антисептиклар кулланырга, яхшы тукланырга. Без үзебез дә даими витаминнар эчеп торабыз, туклануга бу арада аеруча зур игътибар бирә башладык.

Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсеннән бирегә килеп эшләп йөргән табиб-инфекционист Гөлнара Леонованың да инде ике атналап балалары белән күрешкәне юк, телефон аша гына сөйләшәбез, ди. 30 еллык эш тәҗрибәсендә мондый хәл беренче тапкыр.

– Стресс булмады, тыныч кабул иттек. Бу бит – безнең эшебез, һәм без аны җиренә җиткереп башкарачакбыз. Кеше­ләр­гә ярдәм итәсең килсә, тырышасың, түзәсең. Иң мөһиме – авырмаячагыңа ышану, – ди ул. Авырулар турында «минекеләр» ди. «Бу – минем терелеп килә торган авыруым», «Бу – минем яңа пациентым, хәле бераз тотрыксызрак әле», – дип, һәрберсен белеп, якын итеп сөйләшә табиб.

Шуңа игътибар иттем: биредә эшләүчеләр арасында аерым, үзгә мөнәсәбәтләр. Алар бер-берсе белән шаяртып-көлеп сөйләшәләр, кәефләрен күтәрергә тырышалар («Бу – үзенә күрә стресска каршы тору чарасы, – дип әйтте соңрак бер табиб. – Монда шулай шаяртмасаң да…»). Һәм бик игътибарлылар. Санитаркалардан алып табибларга кадәр барысы да елмаеп дәшәләр, зарланмыйлар.

– Кызыма мине күрми торганы өчен смартфон алып бирергә вәгъдә иттем, – дип көлә шәфкать туташы Забелина. – Начар әйбер турында уйламаска тырышабыз. Баш тарту, эштән китү турында уйлап та карамадым. Бу – минем эшем, мин аны башкарырга тиеш.

– Июнь аенда туебыз булырга тиеш иде, күчердек… Егетем хәлемне аңлый. Аны да, әти-әниемне инде бер ай күргәнем юк. Арытты, бик арытты, әмма бу – безнең эшебез, – ди эпидемиолог Рушания Әбунәгыймова. Үзе өчен иң авыры дип ул эштән соңгы тормышның үзгәрүен атый. Өйгә кайтып булмый, якыннар белән күрешү турында уйлыйсы да түгел. Әти-әнисе Әлмәт районында яши.

– Алар инде 65 яшьтән өлкән, кибеткә йөрмәгез, урамга чыкмагыз дип гел кисәтеп торам, – ди. – Мин бездән гайре табигый әйбер сорыйлар дип уйламыйм, – ди Рушания. – Бу батырлык түгел. Безнең эшебез, бурычыбыз. Моңа кадәр ничек көн дә эшкә йөрдек, үз эшебезне башкардык, хәзер дә шулай эшлибез, дөрес, күлә­ме артты. Әлеге пандемия эпидемиологлар өчен зур тәҗрибә булды. Безнең чорга башка андый чир туры килмәс, дип өметләнәм.

Лаборатория бүлеге мөдире Фәридә Исламгалиева да үзләрен батырлык кыла дип санамый. Лаборатория биредә тәүлек буе эшли. Бер авырудан әллә ничә тапкыр анализ алалар, тест уздыралар. Лаборатор күрсәткечләр дәвалауда мөһим факторларның берсе булып тора, чөнки табиб пациентны гадәти ысул белән карый алмый.

– Курку, шик бар, әлбәттә, әмма шуңа да карамастан, лабораториянең бер генә хезмәткәре дә әлеге эштән баш тартмады, – ди Фәридә Исламгалиева. – Без бит – медиклар, авыр дип чигенергә хакыбыз юк. Саклык чаралары күрергә тырышабыз, дөрес киенәбез, дөрес ашыйбыз.

Чыгу

…Күзлек тирли. Аны салып сөртәсе, дөнья­га чиста пыяла аша карыйсы килә. Кул үзеннән-үзе күзлеккә үрелә, әмма Тамараның «Кагыласы булмагыз!» дигән сүзләре искә төшә. Мине озатып йөрүче Назико Когуашвили бернәрсәне дә күз уңыннан ычкындырмый. Ничек кенә батырланырга тырышсам да, хәлем китә башлауны беренче булып ул сизде. Берәр сәгатьтән күз алларым караңгылана, баш кысыла башлады, хәл китте. Һава җитми. Кием авырлыгыннан. «Ярый әле, урамда эссе түгел, көн дә шуңа сөенәбез», – ди Назико Елгуджаевна һәм тизрәк чыгу юлына алып китә.

Чыгу исә тагын да катлаулы. Аерым билгеләнгән зонада баштанаяк дезинфекциялиләр: өстеңә пульверизатордан махсус сыекча сиптерәләр. Бер кат киемне салган саен пирчәткәле кулларны махсус сыекчага тыгып аласың, һәр катын салган саен шулай. Шулай итеп чишенергә кирәк: киемнәр кире ягы белән төрелеп барырга тиеш, тәннең ялангач урыннарына тидермәү мөһим. Чишенгәнне махсус хезмәткәр карап тора, ярдәм итә. Бер тапкыр киелешле костюм­нар аерым савытка салына, аларны ташлаячаклар, күзлекне махсус сыекчада дезинфекцияләп, киптереп, кире кияргә була. Шуннан соң душ керәсе. «Сары зона»га чыккач, кулларны кабат-кабат дезинфекциялибез. Назико Елгуджаевна мине бу эшне дөрес башкарырга өйрәтә. Шунда ук ни өчен табибларга тырнак буярга, озын чәч үстерергә киңәш ителмәвен дә беләм: алары да – инфекциядән саклану чарасы икән. Минеке кебек буялган тырнакларны исә махсус сыекчада бераз тотарга кирәк… Бүгенге вазгыятьтә чәчләрне җыеп йөрү киңәш ителә.

Чиста зонага чыккач, борынга, күзләргә ниндидер сыекча салалар, тамакны исә югары процентлы спирт белән чайкыйлар… Моның өчен дә махсус хезмәткәр билгеләнгән. Барлык процедураларны үтәгәч, аерым журналда кул куясың. Биттә респиратордан калган сырлар берничә сәгатьтән генә бетте…

Үзегезне саклагыз, кадерле укучыларыбыз!


Фикер өстәү