Баш табиб Рафаэль Шәвәлиев: «Пациентларга хәлне аңлаулары өчен рәхмәт!»

Республика клиник хастаханәсендә оешкан вакытлыча гос­питаль 200 урынга исәпләнгән. Биредә 60 яшьтән өлкәнрәк авырулар дәвалана. Мин барган көнне 119 пациент иде. Травматология үзәгенең җиде катлы бинасы тулысынча шуңа бирелгән. Шуның белән беррәттән хастаханәнең көндәлек эше дә тукталмый. Кичектергесез ярдәм күрсәтелә, операцияләр башкарыла.

Планлы кабул итү генә юк. Мондый шартларда эшне оештыру турында хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев белән сөйләштек.

– Татарстанда моңа кадәр эшләп килгән система буенча, бу хәл югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче хастаханәләргә кагылырга тиеш түгел иде. РКБ, МКДЦ, 7 нче шәһәр хастаханәсе, КФУның медсанчастена, әйтик. Әмма безнең Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәскәүдәге хәлләрне анализлап, киресенчә, төп хастаханәләрне әзерләү карарын кабул итте. Безгә әлеге эшне оештырырга бер атна вакыт бирелде. Шул вакыт эчендә табибларны әзерләргә, травматология үзәгенең эшен өзмичә генә, анда йогышлы авырулар госпитале җәелдерергә кирәк иде. Безнең Травматология үзәге – тәүлек дәвамында бөтен республикага хезмәт итә торган үзәк, аны тиз арада консультация-сырхауханә бинасына күчердек. Бу – госпиталь өчен идеаль урын: аерым тора, томограф та куелган, лаборатория дә бар. Ышандырып әйтә алам: республикада коронавирус инфекциясе йоктырган авыруларны дәвалау өчен иң әйбәт госпиталь бу. Биредә эшләячәк медицина персоналы командасы да сәгать түгел, минутлап тупланды. Барлык хезмәт­кәр­ләргә дә рәхмәт, куркабыз, теләмибез, эштән китәбез дигән сүзләр булмады, аңлап кабул иттеләр.

Без үз өстебезгә ике функцияне алабыз. Беренчесе – бөтен үзәк округ өчен 60 яшьтән өлкәнрәкләргә провизор госпитале, ягъни диагностика да үткәрәбез. Икенчедән, авыру расланган очракта, әлеге яшь категориясе бездә дәвалана. Яшьрәкләрне 7 нче шәһәр хастаханәсенә җибәрәләр.

:: Ә яшь буенча аеруның нинди әһәмияте бар?

– Өлкәннәрнең хроник авырулары күп була, инфекцияне авыр кичерәләр. Аларга махсус медицина ярдәме кирәк булырга мөмкин, ә бездә барлык белгечләр бар һәм без аларны теләсә кайсы вакытта җәлеп итә алабыз.

:: Табибларны мондый шартларда эшләргә ничек әзерләдегез, Рафаэль Фирнаялович? Эмоциональ киеренкелек тә булгандыр…

– Безнең табиблар һәм шәфкать туташлары һәрвакыт һәр нәрсәгә әзер. Медицина көллияте һәм университетындагы белем бирү системасы ук безне универсаль булырга өйрәтә. Ә Европа тулысынча тар белгечлеккә корылган. Икенчедән, бездә, кирәк булган очракта, медицина персоналын тиз арада укытып, «переквалификация» уздырып чыгару мөмкинлеге бар. Без шуны эшләдек тә. РКБ госпитале вакытлыча җәелдерелгән госпитальләргә куелган барлык таләпләргә җавап бирә.

:: Госпитальдә эшләүчеләрнең куркынычсызлыгы ничек тәэмин ителә?

– Алар өйләренә кайтмый эшли. Бу читтән хастаханәгә чир ияртеп килмәү өчен дә, киресенчә, хастаханәдән ияртеп кайтып, өйдәгеләрне зарарламау өчен дә мөһим. Кунакханәдә яки тулай торакта яшиләр, барлык шартларны тудырдык. Коронавируслы авырулар белән эшләмәсә дә, гаиләләре өчен куркып, бу чорда өйләренә кайтмаган хезмәткәрләр дә бар. Алар да кунакханәдә яши.

Аннан, хезмәткәрләрне дә контрольдә тотарга кирәк. Бу да бик мөһим. Алар, арып китеп, куркынычсызлык турында онытып та җибәрергә мөмкиннәр. Әйтик, «кызыл зона»да эшләгәндә күзлекләрен төзәтеп куярга, битлекләренә кагылырга, шул рәвешле киемнең герметизация сыйфатын киметергә. Шуңа күрә без аларның «кызыл зона»да булу вакытын контрольдә тотабыз, ике хезмәткәрнең берсен берсе күзәтеп торуын таләп итәбез. Алар бер җиргә дә ялгызлары гына керми, һәрвакыт икәү йөриләр.

Саклану чаралары белән тәэмин итү – тагын бер бик мөһим чара. Әле ярый махсус киемнәрне Казанда җитештерәләр! Кирәкле әйберләрне бик тиз юнәтәбез. Якын арада күп тапкыр кулланылышлы махсус кием чыгаруга да рөхсәт кәгазьләре әзер булыр дип өметләнәбез.

:: Җәмәгатьчелек, эшмәкәрләр тарафыннан ярдәм тоясызмы?

– Мораль ярдәм бик зур. Бу бик мөһим. Әгәр кеше үзенә төрле яктан ярдәм тойса, аның ышанычы арта. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үзе хастаханәгә килеп, табиблар белән аралашты, эшне дә гел контрольдә тота.

Икенчедән, матди ярдәмне дә күрәбез. Бюджет оешмасы буларак, без мондый чыгымнарга әзер түгел идек, ул каралмаган да. Шуңа күрә безгә ярдәм итәргә алынган оешмаларга бик рәхмәтлебез. Әлегә бер мөрәҗәгатьне дә кире борганнары юк.

«ТАИФ», «Нәфис» компанияләр төркеме, «Сетевая компания», «Татспиртпром» оешмалары зур ярдәм күрсәтте. Шундый парт­нерларыбыз булу белән бик горурланабыз. Алар да безнең алда торган мондый зур сынауны бергә генә җиңеп чыгып булганлыгын бик яхшы аңлый. Гомумән, бу кыенлыклар Татарстанның бердәм икәнлеген күрсәтте.

:: Пациентлар чикләүләрне ничек кабул итә?

– Алар, әлбәттә, үзләренең шундый сынау алдында калганлык­ларына борчыла. Тормыш үзгәрде, якыннар белән аралашып булмый. Болар барысы да – авыр әйберләр. Әмма алар табиблар кушканның барысын да үти. Үзләренең инфекция таратучы икәнлекләрен, тулысынча савыгып чыкмаган очракта үз сәламәтлекләренә генә түгел, тирә-ягындагыларга да куркыныч тудырачакларын аңлыйлар. Без пациентларның әлеге хәлләрне аңлап кабул итүләренә бик рәхмәтле!

Коронавирус инфекциясе – бик зәһәр авыру! Мин моны үземчә җил чәчәге («ветрянка») белән чагыштырам. Аның белән авырмаган бала, авыручы бала янында басып кына торса да, һичшиксез чирли. Монда да нәкъ шул очрак. Кореядә, әйтик, бер кеше 6,5 мең кешегә чир йоктырган! Ә ул ике генә урында булган: чиркәүдә һәм митингта. Шуңа күрә бер кешедән тагын 5 кеше авырый диюне мин буш сүзләр дип кабул итәм. Бер кеше меңәрләгән кешегә чир йоктырырга мөмкин! Меңәрләгән! Автобуста бер авыру кеше булса, андагыларның барысы да авырырга мөмкин. Әлеге РНК-вирус күз, борын һәм авыз аша керә. Шуңа күрә дә үзизоляция режимы бик мөһим. Шуңа күрә без аны авыруны таратмауда иң үтемле чара дип атыйбыз.

Битлек кияргә дә кирәк. Ул, бәлки, вируска каршы чара буларак көчсездер, әмма ул кешене… үз-үзеннән саклый. Без кулларыбыз белән битебезгә, колаклар, чәчләргә еш кагылабыз. Битлек исә бу очракта саклык чарасы буларак хезмәт итә. Тиредә РНК-вирусны бетерү бик авыр, аны антисептик кына үтерә ала.

Без, әлбәттә, COVID-19 вирусына каршы вакцина чыкканын көтәбез. Әмма ул чыкканчы һәркем үзен үзе һәм якыннарын кайгыртырга, аралашуларны чикләргә, җәмәгать урыннарында дистанция сакларга тиеш.

Ә коронавирустан дәваланып чыккан кешеләрдән шикләнмәскә кирәк. Без берничә төрле тикшерү, тест ярдәмендә аларның савыкканлыкларын билгелибез. Алар тулысынча сәламәт һәм берәүгә дә куркыныч тудырмый.

Гөлнара Сабирова

 


Фикер өстәү