Татарстанның бер шәһәрендә елга трамвае хезмәт күрсәтә башлаячак

1 майда Чаллыдан Соколка пристаненә «М-8» теплоходы беренче рейс ясаячак. Маршрутта Вишневка, Алабуга, Түбән Кама, Синтәк, Котловка, Свиногорье һәм Грахань пристаньнәрендә тукталышлар билгеләнгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Флот техник яктан төзек хәлдә һәм 2020 ел навигациясенә әзер.

Коронавирус таралмасын өчен, суднода кулларны эшкәртү өчен дезинфекция чаралары, санитайзерлар бар. Елга вокзалларына керер алдыннан, һәр кешенең тән температурасы мәҗбүри рәвештә үлчәнәчәк. Пассажирлар бер метр ара калдырып утыртылачак. Һәр пассажирда  битлекләр һәм перчаткалар булырга тиеш.


Фикер өстәү