Татарстанда яшәүчеләргә 6 майдан зиратка барырга рөхсәт итәчәкләр

6 майдан башлап Татарстанда яшәүчеләр зиратка SMS-пропусклар сервисы ярдәмендә бару мөмкинлеге булдырылачак. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«Яңа коронавирус таралуны булдырмау максатларында кертелгән тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда Татарстан Республикасында йөрүгә махсус рөхсәтләр бирү тәртибенә кертергә;<…> 5 пунктның 4 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итеп, үзгәреш: “4) зиратка бару“, – диелгән документта.

Шул ук вакытта цифрлы пропусклар системасында яңа максат 6 майда гына барлыкка киләчәк. Республикада 11 апрельдән башлап зиратларга баруны тыю гамәлдә булган.


Фикер өстәү